Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада бүген дә дәвам итә. Әлеге бәйгедә Русия төбәкләреннән туган тел серләрен яхшы белүче иң көчле укучылар көч сынаша. Кичә укучылар татар теленнән төбәкара олимпиадада көчләрен сынаса, бүген алар “Педагог һәм остаз елы”на багышланган иҗади бәйгедә катнашачак.
Билгеле булуынча, әлеге мөһим бәйгедә республика олимпиадасында җиңү һәм призлы урын яулаган 26 укучы белемен сыный. Алар белән бергә Казанга юлланган төбәкнең иң көчле, тәҗрибәле укытучылары бу көннәрдә укучылары өчен борчылып, җан атып, терәк булып тора.
“Казанда безне бик җылы каршы алдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Укытучылар өчен аерым чаралар булуы да мөһим. Кичә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе белгечләре һәм дәреслекләр авторлары белән очрашу да бик җанлы узды. Безнең укучылар бәйгегә җитди әзерлек белән килде. Аларның һәркайсына ышанабыз, яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез”, — ди Уфаның 4нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Кәримова.
Төбәкара олимпиадада катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Җитди бәйгедән тыш, конкурсантларны бүген дә Казанның берничә театрына сәяхәт көтә. Кичә алар Галиәсгар Камал исемендәге театрда “Капка” спектаклен карап, искиткеч тәэссоратлар алган.
“Казан шәһәре миңа үзенең театрлары белән кадерле. Насыйп булгач, менә тагын Г. Камал театрында булу бәхете тиде. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Айгөл Әхмәтгалиеваның "Капка" әсәре буенча куелган спектаклен тәкъдим итте. Әсәрнең үзен укыган вакыттагы тәэссоратлар яңарды”, — ди Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова.
Төбәкара олимпиадага бүген йомгак ясалачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!