+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2023, 10:55

Башкортстан укучылары җиңү белән кайта!

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада безнең кызлар һәм егетләр югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Башкортстан укучылары җиңү белән кайта!
Башкортстан укучылары җиңү белән кайта!
14-17 февральдә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 28 төбәгеннән туган тел серләрен яхшы белүче 187 укучы көч сынашты. Быел олимпиадада Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь краеннан укучылар катнашты.
Олимпиада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Безнең республикадан төбәкара олимпиадада 26 укучы катнашты. Алар — быел Уфада узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүздәк районы Каран мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы — Зөлфия Мансурова) быел да татар әдәбияты буенча җиңүче исеменә лаек булды. Калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Әйтергә кирәк, аларны бәйгегә төбәкнең иң көчле, тәҗрибәле укытучылары әзерләде.

Бу матур чара уңаеннан укытучылар социаль челтәрләрдә тәэссоратлары белән уртаклаша.

Зөлфия Мансурова ( Бүздәк районы Каран мәктәбе): “Безнең Даринабыз җиңүче булды! Даринага яңадан яңа уңышлар, бәхетле гомер теләп калабыз! Син бу җиңүгә лаек укучы! Без барыбыз да синең белән горурланабыз! Бүздәк егетебез Фазуллин Румиль (укытучысы Мостафина З.Р) – призер!”

Альмира Кәримова (Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбе):
“Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Алмаз Мөхәммәтҗановның да булуы бик куанычлы. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча районда — жиңүче, республика этабында призер булды, ә хәзер төбәкара олимпиадада да призер булу бәхетенә иреште.
Алмаз — чын күңеленнән туган телен яратучы, аның нечкәлекләрен теләп өйрәнүче бик сәләтле егет. Хәзер анын алдында — Халыкара олимпиада. Без аңа алга таба да унышлар телибез!”

Галия Корбанова (Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе): “Төбәкара олимпиада-2023кә йомгак ясалды. Укучым Вилдан Бәхтияров — призер! Чын күнелдән аны бу җинүе белән котлыйм! Алда да тик унышлар сина, укучым!”

Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!
Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: