+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 февраль 2023, 05:45

БДИны бала белән бергә үтегез!

Ата-анадан аңа иң элек рухи ярдәм кирәк.

БДИны бала белән бергә үтегез!БДИны бала белән бергә үтегез!
БДИны бала белән бергә үтегез!

Бердәм дәүләт имтиханы — 11нче сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясенең бердәнбер формасы. Ул 2009 елдан урта гомуми белем курсы өчен йомгаклау имтиханы булып тора.
БДИ сертификаты имтихан тапшырганнан соң дүрт ел дәвамында гамәлдә кала. БДИ нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына укырга керергә мөмкин.
Имтиханнар — бала тормышында җаваплы, борчулы һәм стресслы чор. Шуңа күрә бу вакытта якын кешеләренең янда булуы һәм ярдәм күрсәтүе бик мөһим.

Теләктәшлек күрсәтегез

Имтиханны уңышлы тапшыруның нигезе – сыйфатлы белем. Сез репетиторлар табарга, кирәкле пособие яки курслар сатып алырга, кирәк булганда, башкача булыша аласыз. Әти-әнинең сүзләре дә ярдәмгә килә ала:
“Әгәр теләсәң, берәр теманы кабатлый алабыз. Мин синнән сорыйм, син җавап бирәсең”.
“Сиңа әзерлек курсы ошыймы? Дәресләр файда китерә дип уйлыйсыңмы?”
“Үз вакытыңны дөрес оештырам дип уйлыйсыңмы? Әйдә, әзерлек графигын яхшыртуны бергәләп карыйк”.

Басым ясамагыз

Тирә-юньдәгеләрнең басымы – БДИ белән бәйле иң стресслы күренешләрнең берсе. Мәктәптәге педагоглар имтиханны һәр укучы тормышында бердәнбер максат дип карый. Киләчәктә уңышка ирешү бары тик БДИ балларыннан гына тора, дип саныйлар. Чыгарылыш сыйныф укучысы үзен ял итәргә бөтенләй хокукы булмаган кебек тоя. Ата-ананың укытучыларга кушылып: “Имтихан тапшыра алмасаң, урам себерүче булып эшләячәксең! Безне оятка калдырма!” дип кабатлау нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.
БДИ алдыннан балага ярдәм итәр өчен, улыгызны яки кызыгызны уңышсызлыктан курыкмаска өйрәтергә кирәк. Тормыш имтиханда бетми һәм аның баллары белән билгеләнми. Соңгы чиктә БДИны кабат тапшырырга була, ә менә сәла­мәтлекне һәм сарыф ителгән нервларны кире кайтарып булмый.

Борчылуыгызны күрсәтмәгез

Әгәр дә сез БДИ турында өз­лексез сөйләсәгез һәм борчылсагыз, бу кәеф котылгысыз рәвештә балага да күчәчәк. Бу аның адаптив мөмкинлек­ләрен һәм имтихан стрессына каршы торуын киметәчәк.
Балагызга БДИ тапшырырга яр­дәм итәр өчен, имтиханнарга әзерлек чорында үсмер белән аралашуның дөрес стилен сайлагыз – ул оптимистик, дәртле һәм юмор белән сугарылган булырга тиеш.

Уңайлы мохит тудырыгыз

БДИ тирәсендә һәрвакыт нерв киеренклеге хөкем сөрә. Өйдә тынычлык булдыру бик мөһим. Балага ял итү өчен уңайлы шартлар тудырыгыз. Көнкүреш эшләреннән азат итәргә тырышыгыз – балаларга БДИга әзерләнү чорында ташлама ясарга кирәк.

Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз

Имтиханнар якынлашкан саен, әзерлек көчәя бара, киеренкелек арта. Гадәттәге тормыш ритмын саклап калу – табиблар яки психологлар биргән төп күрсәтмәләрнең берсе. Бу этапта әти-әниләр баланың сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Әгәр аның аппетиты кинәт юкка чыкса, ул үзенә бикләнсә яки сезнең белән сөйләшми башласа, йоклый алмыйча җәфаланса, ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Сынау имтиханы” оештырыгыз

Имтиханга әзерләнгәндә бала белән БДИ процедурасының бөтен схемасын үтегез. Ул үзе белән нәрсә алып барырга яравын (шоколад, паспорт, кара гельле ручка) һәм нәрсә ярамавын (телефон, шпаргалка) белергә тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан бланкын дөрес тутыра һәм барлык биремнәрне эшләп өлгерер өчен имтиханда вакытны бүлә белсен.
Имтихан форматына күнегү һәм шул ук вакытта үз белемен сынап карау өчен, балага мәктәптә яки махсус үзәкләрдә оештырылган БДИның сынау этабына барырга тәкъдим итегез. Анда барысы да чын имтихандагыча – кергәндә сакчы металл детектор белән тикшерә, үсмерне башкалар белән бергә аудиториягә утырталар, инструкция укыйлар, һәм ул имтихан биремен үти. Ә күпмедер вакыттан соң нәтиҗәләр җибәрелә.
БДИда мондый әзерлек узарга мөмкинлек булмаса, сынауны үзегез үткәрегез. Укучыга Интернеттан демоверсия, бланк бастырып алыгыз, ял көнендә вакыт бүлегез, барлык әйберләрне (шул исәптән телефонны) читкә алып куегыз һәм вакытны билгеләгез. Күзәтүче ролендә булыгыз – бала беркайдан да күчерергә тиеш түгел. Бу аның никадәр әзер булуын һәм нинди кимчелекләрне бетерергә кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәк.
БДИны уздыру тәртибе, расписание, нәтиҗә­ләрне җиткерү вакыты турында, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җавапларны Русиянең Фән һәм мәгариф күзәтчелеге федераль хезмәте сайтыннан һәм Бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталыннан табарга була.
БДИ материалларын төзүчеләрнең соңгы яңалыкларын һәм тәкъдимнәрен Русиянең Фән һәм мәгариф күзәтчелеге федераль хезмәтенең социаль челтәрләрдәге “ВКонтакте” сәхифәсеннән укырга һәм карарга була. 

Кагыйдәләр үзгәрде

Русиянең Мәгариф министрлыгы БДИ узды­руның яңа тәртибен эш­ләде. Тәкъдим ителгән үзгәреш­ләр белән документ норматив хокукый акт­лар проектлары порталында басылып чыкты.
Тәкъдим ителгән яңа­лык­ларга ярашлы, аттес­тациядә катнашучылар БДИда катнашу турындагы гаризада күрсәтелгән уку фәннәре исемлеген, шулай ук җитди сәбәпләр бул­ган очракта имтихан тапшыру срокларын үзгәр­тә алачак. Мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучыла­рының математика (база яки профильле) буенча БДИ дәрәҗәсен үзгәртү мөмкинлеге булачак. Мо­ны имтихан алдыннан ике атнадан да соңга калмыйча эшләргә кирәк, моның өчен җитди сәбәп хәзер таләп ителмәячәк.
Чакырылыш яки контракт буенча хәрби хезмәт узучы, хәрби вузларга укырга керүче хәрбиләр өчен тиешле гаризаны хезмәт иткән урында бирү мөмкинлеге каралачак.
Шулай ук йомгаклау иншасын уздыруның өстәмә датасын үзгәртү планлаштырыла: майның беренче эш чәршәмбесе урынына – апрельнең икенче чәр­шәмбесе.
Документ агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Имтиханнарны тапшыру көннәре:

26 майда – география, әдәбият, химия;
29 майда – урыс теле;
1 июньдә – база һәм про­фильле математика;
5 июньдә – тарих, физика;
8 июньдә – җәмгыять белеме;
13 июньдә – чит тел­ләр (“сөйләм”нән тыш), биология;
16, 17 июньдә – чит телләр (“сөйләм” бүлеге);
19, 20 июньдә – информатика һәм ИКТ.

 

Фото: rbk.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас