+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2023, 11:25

Телебезне өйрәнү мөмкинлекләре киңәя

Башкортстанда туган телләр буенча дәреслекләр тәкъдир итү булачак.

Телебезне өйрәнү мөмкинлекләре киңәя
Телебезне өйрәнү мөмкинлекләре киңәя
Халыкара туган тел көне кысаларында бүген, 20 февральдә, Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә “түгәрәк өстәл” узачак. Анда Башкортстанда туган телләрдәге дәреслекләрнең формалашуы һәм үсеше мәсьәләләре кузгатылачак. Чараны Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Милли китапханә оештыра.

“Түгәрәк өстәл”дә Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары, колледжлар һәм вузлар өчен дәреслекләр авторлары, вузлар укытучылары, академия институтлары галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Чара кысаларында актуаль мәсьәләләрне карау планлаштырыла. Дәреслек авторлары тиздән белем бирү оешмаларына җибәреләчәк яңа пособиеләр, шулай ук уку процессына кертелгән дәреслекләр турында сөйләячәк.

Башкортстанда яшәүче халыклар телләренә дәүләт ярдәменең нәтиҗәле системасы булдырылды. Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең яшь буынны мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт рухында тәрбияләвенең әһәмиятен исәпкә алып, белем бирү оешмаларының укыту-методик базасын үстерү һәм ныгыту буенча планлы эш алып барыла, төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алуны тәэмин итә торган дәреслекләр, уку әсбаплары эшләнә.

Уку әсбапларының сыйфатын күтәрү максатында Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Укыту-методик совет эшли, анда республика мәктәпләре өчен дәреслекләр, укыту-методик пособиеләр карала һәм бастыруга тәкъдим ителә.

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: