+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 февраль 2023, 10:45

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

21 февральдә Башкортстан мәктәпләрендә Халыкара туган тел көне билгеләнәчәк.

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түремТуган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, бу дата кысаларында уку йортларында линейкалар, тарих, җәмгыять белеме, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрендә бишминутлыклар, шулай ук сыйныфтан тыш чаралар узачак, укытучылар һәм укучыларның иртән милли костюмнарда сәламләве булачак.

Укучылар өчен туган телләрдә “Туган тел. Төрлелектә - бердәмлек” дигән дәрестән тыш чара үткәреләчәк.
Моннан тыш, бәйрәм кысаларында китап акцияләре, профильле дәреслекләрне тәкъдир итү, “Агыйдел” төбәкара полилингваль олимпиадасы һәм башка чаралар каралган. Шулай ук бу көнне Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Әдәбиятта туган телнең бөеклеге" дигән әдәби очрашу узачак.

16 гыйнвардан 10 мартка кадәр балалар бакчалары тәрбиячеләре “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсында катнаша. Моннан тыш, 13-21 февральдә "Минем туган тел укытучым” Бөтенрусия акциясе уза. Әлеге акциядә катнашу өчен гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары, ата-аналар һәм укучыларның законлы вәкилләре чакырыла.

20-24 февральдә белем бирү оешмалары укучылары һәм ата-аналар өчен " Укы, мин тыңлыйм!" китап акциясе уздырыла. Анда катнашучылар кече туганнарына, әби-бабайларына, дусларына туган телдә әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыячак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас