1-31 мартта 1-9нчы сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча Бөтенрусия онлайн-олимпиадасы узачак.
Башкортстан Финанс министрлыгы агымдагы елның 1-31 мартында “Учи.ру” онлайн-платформасы Финанс министрлыгы, Русия Банкы, Русия Икътисадый үсеш министрлыгы, “Гомумдәүләт өстенлекләре” коммерциягә карамаган оешма белән берлектә коммерцияле булмаган агарту башлангычые – 1-9нчы сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча Бөтенрусия онлайн-олимпиадасын гамәлгә ашыра.
Олимпиаданың максаты — укучыларны финанс грамоталылыгы нигезләре белән таныштыру, эшкуарлык темасына кызыксыну уяту.
— Реаль тормышка якын булган ситуацияләр нигезендә эшләнгән биремнәрне хәл итү укучыларда шәхси финанслар белән идарә итү өлкәсендә компетенцияләр формалаштыруга ярдәм итә, бюджетны планлаштыру белән таныштыра, критик фикерләү үсешенә этәргеч бирә. Биремнәрне уңышлы үтү өчен мәктәп программасының тирәнтен белеме кирәк түгел, бу барлык катнашучыларга да җиңүгә тигез шанс тудырачак, — дип билгели Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – финанс министры Лира Игътисамова.
Олимпиада онлайн-форматта уздырыла, катнашу өчен заманча браузерлы компьютер яки планшет булуы һәм “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәренә чыгу да җитә.
Олимпиадада катнашкан укучылар дипломнар, грамоталар яки сертификатлар белән бүләкләнәчәк, укытучылар һәм белем бирү оешмалары Рәхмәт хатлары алачак.
Бүләкләр ярышлар тәмамланганнан соң икенче көнне шәхси кабинетларда булачак.