+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 февраль 2023, 11:28

Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелеш мәйданчыгында булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең булачак студентлар кампусы мәйданчыгында булды.

Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелеш мәйданчыгында булдыРадий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелеш мәйданчыгында булды
Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелеш мәйданчыгында булды

36 мең квадрат метр мәйданлы IQ-паркны быел тапшырырга планда каралган. Төбәк башлыгы IQ-паркның проект карарлары белән танышты. Ә кампусның үзәк бинасы - 110 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләячәк. Аны 2026 елда тәмамлаячаклар. Объектлар комплексы составына студентлар, үзәк укытучылары һәм кунаклары өчен 4,4 мең урынга исәпләнгән торак модульләре, аудиторно-лаборатория блогы һәм геном үзәге, сәүдә һәм җәмәгать туклануы бүлмәләре, шулай ук спорт-рекреацион зоналары һәм мәдәни-массакүләм чаралар мәйданчыклары керәчәк.

"IQ-парк реконструкциясен безгә 10 айга салырга кирәк - аны без 2023 ел ахырына кадәр тапшырырга тиеш. Бу Евразия фәнни-мәгариф үзәге кампусының беренче чираты. Проект әлегә әзер, экспертиза уза. Безнең максат - IQ-паркта иҗади, креатив атмосфера, заманча уңайлы мохит формалаштыру", - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Фото: glavarb.ru/

Автор:Денис Таваев
Читайте нас