-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 февраль 2023, 10:30

“Аның хаты мине саклап йөртте...”

Фронт сызыгыннан ялга кайткан яугир үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапкан.

“Аның хаты мине саклап йөртте...”
“Аның хаты мине саклап йөртте...”
“Шаһ” кушаматы астында сугышучы отставкадагы офицер үз вакытында Кавказ аръягындагы “кайнар нокта”да катнаша. Шуңа күрә, Донбасс белән Луганскида сугыш уты кабынгач, ир ике дә уйламый, шунда ук үз гаиләсенә ирекле булып китәргә карар итүе турында хәбәр итә. Бу хакта белгәч, иптәшләре аңа Башкортстанда Шәйморатов исемендәге батальон формалаша башлавын әйтә. Һәм ул аның составында Украинага юллана.

“Сугыш тынып торган сирәк сәгатьләрдә без Башкортстан укучылары язган хатларны укый идек. Алар бик күп, ләкин һәр хат сугышчылар өчен бәяләп бетергесез. Бу хат мине саклап йөртте”, – дип сөйләгән “Шаһ”.
Әлеге хатны Уфа районыннан 9нчы сыйныф укучысы Элина Кәнәфиева билгесез солдатка сентябрьдә үк язган була. Шулай туры килә, хат Уфа районы кешесенә эләккән, өстәвенә, кемнән килүе дә күрсәтелгән була. Сугышчы өенә кайтканчы әлеге кадерле кәгазь битен йөрәк түрендә йөрткән. Дымланмасын өчен хатыныннан һәм кызыннан килгән хатлар белән бергә полиэтилен файлда саклаган. Кыз язган сүзләр аның башында набат кебек яңгыраган: “Бөтен ил сезне күзәтә. Исән-сау кайтыгыз! Без сезне өйдә көтәбез!”
Элина Уфа районының Дмитриевка мәктәбендә укый, хәрби хезмәткәр, асылда, кызның күр­шесе булып чыга. “Фронтка хатлар” акциясендә аның барлык сыйныфташлары да катнашкан. Язган хаты кем кулына эләгәчәген укучылар белмәсә дә, аларның һәрберсенең исемнәре солдатлар хәтерендә.
“Шаһ”, ялга кайткач, Элинаны эзләп табарга карар итә. Һәм менә әлеге очрашу күптән түгел Уфа районының Дмитриевка авылында үткән. Аны барлык укучылар да горурланып каршы алган.
Элинаның хәзер яугирдән истәлеккә йомшак уенчыгы һәм ак чәчәкләре бар. Ул үзе дә аны бүләксез калдырмаган. Тугызынчы сыйныф укучысы шәймо­ратовчыга блокнот бүләк иткән.
“Хәзерге балалар үз иллә­ренең патриотлары булып үсә. Без – сугыш хәрәкәтләре ветераннары – бездән соң Русияне кем яклаячагына шикләнмибез. Менә Шәйморатовның чын токымы кемнәр!” – дигән “Шаһ”.




Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: