Русиянең Оборона һәм Мәгариф министрлыклары узган елда ук мәктәп укучылары өчен “Солдатка хат” акциясен игълан иткән иде.
Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук әзерлек узучы мобилизацияләнгән ир-егетләргә хатлар язды.
Бу мөһим чарадан безнең республика да читтә калмады һәм, илнең барлык шәһәрләре һәм авыллары кебек үк, акциядә актив катнаша. Патриотик акция төбәкнең барлык мәктәпләрендә дә оештырыла.
Солдатларга хатларны Аскын районының Көнгәк авылы укучылары да язды. Балаларның хатлары махсус хәрби операция зонасына юлланды. Традиция буенча хатлар өчпочмаклы.
Бишбүләк районы үзәгендәге 2нче мәктәп укучылары да махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә, абыйларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде. “Хатларда укучыларыбыз солдатларга сәламәтлек һәм тизрәк Туган якка, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. Хатларны Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләдек һәм махсус конвертларга салдык”, — ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәүлияр кызы Маликова.
Балаларның хатлары, гуманитар ярдәм белән бергә, солдатларга юл алды.
Балтач районының Түбән Сикияз урта мәктәбе укучылары да бу акциягә дәррәү кушылды. “Балалар үзләренең хатларында тырышып укулары, тәртипле, максатчан булулары, туган илебезне яратып үсүләре турында язалар. Алар абыйларга, әтиләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын тели”, — ди укытучылары Лариса Ринат кызы Нурлыева.
Бу изге акциядән хәтта нәниләр дә читтә калмады. Кушнаренко авылының 2нче “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә, абыйларга изге теләкләрен буяулар теле белән җиткергән.
Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, укучыларның өчпочмаклы хатлары, сабыйларның төсле рәсемнәре тынычлык өчен көрәшүче хәрбиләрнең күңелен җылытсын, аларга рухи көч өстәсен иде.
Фотолар мәктәп һәм балалар бакчасы сайтларыннан.