+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 март 2023, 09:20

Белгечләргә дәүләт ярдәме арта

Башкортстанда агымдагы елда сәнәгать өлкәсендә 3 белем бирү кластеры булдырылачак.

Белгечләргә дәүләт ярдәме артаБелгечләргә дәүләт ярдәме арта
Белгечләргә дәүләт ярдәме арта
Агымдагы елда Башкортстанда химия, тау сәнәгате һәм машиналар төзү тармаклары буенча колледжларда 3 белем бирү-җитештерү кластеры булдырылачак. Әлеге колледж студентлары югары квалификацияле белгечләр була һәм төбәкнең һәм илнең алдынгы предприятиеләренә эшкә урнаша алачак.

— Кластерлар Стәрлетамак һәм Учалы шәһәрләрендә “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында барлыкка киләчәк. Аларны булдыруга федераль бюджеттан 300 миллион сум акча җәлеп иттек. Башкортстан Хөкүмәте һәм республика предприятиеләре дә шундый ук сумманы бүлеп бирә, — дип сөйләде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Уфа машиналар төзү колледжы — кластерда катнашучыларның берсе. Колледж Башкортстанда беренчеләрдән 100 миллион сум күләмендә федераль грант алучы булды. Нәтиҗәдә, биредә Башкортстанда беренче тапкыр “Машиналар төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге” белем-җитештерү кластеры булдырылды, кыйммәтле югары технологияле җиһазлар алынды, уку корпусына һәм тулай торакка капиталь ремонт ясалды.

— Проект кысаларында без уку срокларын кыскарттык, барлык укыту программаларын да эш бирүче соравына җайлаштырдык. Проект ярдәмендә бу уку елында 676 студент максатлы килешүләр буенча белем ала, бу контингентның яртысын тәшкил итә, — дип сөйләде колледж директоры Булат Мусин.

Русия Хөкүмәте колледжлар һәм техникумнар белән профильле предприятиеләр партнерлыгында булдырыла торган белем бирү кластерларына грант ярдәмен киңәйтә. Хәзер дәүләттән грантларны киңкүләм мәгълүмат чаралары, медицина, мәгариф, креатив индустрия, хезмәт күрсәтү, идарә һәм туризм өлкәсендә булачак белгечләрне әзерләүче белем бирү кластерлары да ала алачак. Элегрәк дәүләт ярдәме сәнәгать өлкәсенең мәгариф-җитештерү кластерларына гына күрсәтелә иде.

Федераль бюджетта мондый кластерларга ярдәм итү өчен ел саен 11 миллиард сум каралган. Бу акчаларга колледжлар укыту җиһазларын сатып ала һәм эш бирүчеләр белән берлектә актуаль белем бирү программаларын эшли ала. Финанслауның бер өлешен эш бирүчеләр үзләре кластерлар үсешенә кертә. Дәүләт ярдәме алуга гаризаларны һөнәри белем бирү учреждениеләре карамагында булган төбәкләр, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары җибәрә ала. Субсидияләрне алар Мәгариф министрлыгы үткәрә торган конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча ала алачак.

 
 
 
Фото: aif-s3.aif.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас