+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 март 2023, 06:48

Вузара студентлар кампусын төзү турында фикер алыштылар

Төзелүче объектларның гомум мәйданы 146 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Проект бизнесны, фәнне һәм алдынгы мәгарифне җәлеп итү һәм интеграцияләү мәйданчыгы булачак.

Вузара студентлар кампусын төзү турында фикер алыштыларВузара студентлар кампусын төзү турында фикер алыштылар
Вузара студентлар кампусын төзү турында фикер алыштылар

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара студентлар кампусын төзү буенча чираттагы киңәшмә узды.

Андрей Назаров билгеләгәнчә, узган атнада технологик җиһазлар исемлеген, җиһазларга контракт буенча "юл карталары" проектларын һәм аны китерү сроклары каралган иде. Шулай ук бинаның, лабораторияләрнең һәм сатып алына торган җиһазларның макетларын эшләү һәм урнаштыру буенча да тәкъдимнәр кертелде.

- Нәтиҗәдә, бүген Баш дәүләт экспертизасының күрсәтелгән искәрмәләреннән кампусның беренче чиратына карата: техник өлеш буенча кимчелекләрнең 75 проценттан артыгы бетерелде; экспертлар каравына кайбер мәсьәләләр буенча төзәтмәләр кертелде, аерым конструктив һәм технологик чишелешләр өлешендә проект документлары эшләнеп бетә, - диде Премьер-министр.

Алга таба проектны гамәлгә ашыру барышы турында Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. "Юл картасы" буенча йөкләмәләрне үтәүгә һәм чараларны тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча Хөкүмәтнең Дәүләт контроле департаменты директоры Вячеслав Чернов сөйләде.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин биналар, лабораторияләр, җиһазлар макетларын булдыру һәм урнаштыру буенча югары уку йортлары тәкъдимнәре турында чыгыш ясады. Аннары шул ук тема буенча Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты вәкилләре докладларын тәкъдим иттеләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас