+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 март 2023, 04:28

Мәскәүдә белем алучылар эшкә Башкортстанга кайтамы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда ул Русия Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы Анатолий Торкунов һәм әлеге югары уку йортында белем алучы республика студентлары белән очрашты, аларга лекция укыды.

Мәскәүдә белем алучылар эшкә Башкортстанга кайтамы?Мәскәүдә белем алучылар эшкә Башкортстанга кайтамы?
Мәскәүдә белем алучылар эшкә Башкортстанга кайтамы?
Мәгълүм булуынча, 2021 елның 3 июнендә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Радий Хәбиров һәм Анатолий Торкунов Башкортстан һәм МГИМО арасында партнерлык турында килешүгә кул куйдылар. Документ фәнни-педагогик кадрлар әзерләүне яхшырту, республиканың һөнәри белем бирү систе-масының инновацион мөмкинлекләрен ныгыту буенча уртак адымнарны күздә тота.

Югары уку йорты нигезендә икътисадның төрле тармаклары, шул исәптән Башкортстан өчен, белгечләр әзерләүне оештырдылар. Аерым алганда, республика чыгарылыш сыйныф укучыларын институтта юллама буенча укыту программасы гамәлдә.

– Бездә Башкортстаннан 60 студент белем ала. Минем күзәтүләрем буенча, студентлар яхшы укый, югары уку йортын тәмамлаганнан соң уңышлы эшкә урнаша. Күпләр Чит ил эшләре министрлыгында хезмәт итә, – диде Анатолий Торкунов. – Бу аларның югары әзерлектә булуын дәлилли. Соңгы вакытта бик яхшы тенденция күрәм – күпләр Башкортстанга эшкә кайта.

Радий Хәбиров ассызыклавынча, башкала вузларын тәмамлаучыларны кече ватанында эшкә урнаштыру – республиканың кадрлар потенциалын ныгытуның мөһим элементы.

– Статистика буенча, Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 65 проценты республика вузларына укырга керә. Якынча 30-35 проценты – башка шәһәрләр, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларына. Безнең студентларның Мәскәүнең әйдәүче югары уку йортларында укуы яхшы, – диде Радий Хәбиров. – Әлбәттә, без аларның үзебезгә кайтуын теләр идек. Әлегә бу күрсәткеч – 25-30 процент. Ләкин динамика уңай, һәм бу шатландыра.

Арытаба Радий Хәбиров Русия Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады.

– Бүген сезнең алда чыгыш ясау – минем өчен зур горурлык. МГИМО – Русиянең иң көчле югары уку йортларының берсе. Һәм бүген дөньяда барган вакыйгалар фонында ул бик зур әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров. – Институтны тәмамлау-чылар бүген дипломатик эш, тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнә – тоташ алганда, безнең ил мәнфәгатьләрен яклый. Бу – катлаулы һәм бик җаваплы хезмәт.

Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм республикада нәтиҗәле эшләүче икътисад булуын ассызыклады. Башкортстан Башлыгы республиканың фән һәм технологияләр үсешендәге позициясен югары бәяләде. Фәнни-технологик үсеш рейтингында 2021 ел нәтиҗәләре буенча төбәк, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсеннән кала, дүртенче урынны били. Республиканың идарә командасы эшенең төп юнәлешләренең берсе – Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген төзү.

Башкортстан Башлыгы тышкы икътисади эшчәнлекне бизнес алып баруның югары математикасы дип атады. Бу тармак федераль үзәк һәм төбәкләрнең уртак карамагында һәм бик күп үзенчәлекләргә ия.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше, 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда 10,5 процентка арткан. Шул ук вакытта экспорт күләме 10 процентка артты. Башкортстан 112 ил белән сәүдә мөнәсәбәтләре алып бара.

Тышкы икътисади эшчәнлекнең мөһим аспектлары арасында төбәк җитәкчесе экспортер предприятиеләргә дәүләт ярдәме чараларын, халыкара транспорт-логистика элемтәләрен формалаштыруны, шулай ук, мәгариф һәм фән, мәдәният, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек алып баруны атады.
Лекциядән соң Башкортстан Башлыгы студентлар сорауларына җавап бирде. Шуларның берсе республиканың халыкара хезмәттәшлеген үстерү перспективалары турында булды.

– Без катлаулы сынаулар алдында торабыз. Әлбәттә, кайбер дәүләтләрнең санкция басымы безнең эшкә йогынты ясый. Әмма, тоташ алганда, Русия һәм Башкортстан икътисады стресска гадәттән тыш чыдам булып чыкты. Без кыска вакыт эчендә кооперация элемтәләрен үзгәртеп кора алдык, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без БДБ илләре белән хезмәттәш-лекне үстерүгә йөз тотабыз. Мәсәлән, Беларусьның машина төзелешендә һәм җиңел сәнәгатьтә иң югары компетенциясе бар. Безнең белән эшләргә әзер булган илләргә ишекләр ачарга тырышабыз.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белем алучы студентларның Башкортстанда стажировка үтү һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Арытаба Радий Хәбиров башкала югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе булачак белгечләр белән аралашты, аларның киләчәктәге хезмәт эшчәнлеге перспективалары турында фикер алышты һәм кече ватанның аларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклады.

– Сезне күрүемә бик шатмын, сезгә республикадан сәлам җиткерәм. Сез – Башкортстан яшьләре каймагы. Сез инде зур юл үттегез, илнең иң яхшы вузларына укырга кердегез, – диде Радий Хәбиров. – Тормыш шулай корылган, перспективалы һәм амбициоз егет-кызлар сыйфатлы белем бирүче вузларда укырга омтыла. Һәм, әлбәттә, без сезнең һөнәри осталыгыгызны Башкортстанда гамәлгә ашыруыгыз белән кызыксынабыз. Егетләрнең, өйләренә кайткач, үзләрен һөнәрдә тапкан һәм бик уңышлы эшләгән очракларны беләм.

Республика Башлыгы төбәкнең социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм аның күп күрсәткечләр буенча илдә югары позицияләр биләвен билгеләп үтте.
Студентлар Радий Хәбировка җитди сораулар да бирде. Мәскәү дәүләт төзелеш университетында белем алучы Нефтекама егете Данил Салихов торак пунктларда җәмәгать транспорты эшен оптимальләштерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итте. Студент Мәскәү һәм Нефтекама өчен берничә башлангыч керткән. Төбәк җитәкчесе Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидовка студентның эшләнмәләре нигезендә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Студентлар, шулай ук, республика төбәкләренең чыгымнарын киметергә мөм-кинлек бирүче каты көнкүреш калдыклары әйләнеше системасы өчен үзләре тарафыннан эшләнгән программаны кертергә тәкъдим итте. Республика Башлыгы бу проектны өйрәнергә вәгъдә итте һәм соңгы дүрт елда төбәктә 2387 чүплекнең бете-релүен әйтте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас