

Үткән елда 70 яшен тутырган педагогия ветераны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләде, төрле елларда Агарды сигезьеллык һәм Таң урта мәктәпләрендә директор вазыйфасын башкарды. Аның фидакарь хезмәте республика һәм район дәрәҗәсендә югары бәһаләнгән.
Рамил Миңнеәхмәт улы укытучыларның Юнысовлар династиясенә нигез салуы белән дә бәхетле. Җәмәгате Рәзимә Абдулла кызы белән тәрбияләп үстергән ике кызлары да гомерләрен мәгарифкә багышлады – Динара Таң мәктәбендә инглиз теле укыта, ә Дилара шул ук белгечлек буенча Туймазы шәһәрендә эшли. Укытучылар династиясенең гомум стажы хәзер 80 елга якын тәшкил итә.
Автор фотосы.