

"Финтрек" - лекцияләр генә түгел, ә 45 минут эчендә тормыштан кейслар теориясе һәм тикшерү балансы да. Студентлар финанс базары трендлары турында бик күп файдалы нәрсәләр белә алачак, болар - санлы сум нәрсә ул, үз эшеңне ничек ачарга, заманча шартларда шәхси финанс планын ни рәвешле формалаштырырга һәм үз финансларыңны акыл белән ничек якларга?
- Яшь буын мәгълүмат ресурсларын иң актив кулланучы булып тора. Шуңа күрә аларга дөрес мәгълүмат чыганакларын сайлау белән вакытында ярдәм итәргә кирәк, - диде республика Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Спикерлар сыйфатында Русия Банкы вәкилләре, шулай ук финанс өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак. Вебинарларның эчтәлек өлеше һәм форматы студентлар аудиториясенең ихтыяҗын исәпкә алып эшләнгән һәм шәхси финанслар белән бәйле төп темаларны колачлый.
Чаралар Webinar.ru платформасында узачак. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк: [leech=https://events.webinar.ru/54896871/355679343.]https://events.webinar.ru/54896871/355679343[/leech]. Бөтен вебинарларга тоташтыруга сылтама почтага җибәреләчәк.
Курсларны уңышлы үткән катнашучылар исемле сертификатлар алачак, моның өчен үз исемнәре астында теркәлү мөһим.