+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 март 2023, 15:52

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары конкурсында кемнәр җиңде?

Бүген Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә «Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» республика һөнәри конкурсын ябу тантанасы узды.

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары конкурсында кемнәр җиңде?Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары конкурсында кемнәр җиңде?
Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары конкурсында кемнәр җиңде?

Чарада республиканың 55 муниципалитетыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 91педагогы катнашты.

- Конкурс елдан-ел Башкортстанның иң яхшы педагогик кадрларын ныграк берләштерә. Аның тарихы - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының казанышлары тарихы, аларның хезмәте иҗат һәм үсеш белән тыгыз бәйләнгән. Республика һәрвакыт мәгариф, модернизацияләү системасын үстерүгә зур игътибар бирде һәм бирәчәк.

Соңгы 3-4 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән мәгариф системасы модернизацияләнә. Нәтиҗәдә, без тәрбияләнүчеләребезнең югары һәм сыйфатлырак нәтиҗәләрен күрәбез. Безнең балалар Бөтенрусия һәм Халыкара ярышларда, конкурсларда, олимпиадаларда җиңә һәм аларның һәркайсы безнең төбәк мәгариф системасының амбассадоры булып тора, - дип билгеләп үтте төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

«Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» республика һөнәри конкурсында Уфа районының Жуково авылындагы «Ласточка» балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Бакиева җиңүче дип табылды.

Ә «Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» конкурсында Уфа шәһәренең 202нче полилингваль балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсинә Ишбаева җиңүче булды.

Җиңүчеләрне, призерларны, республика конкурсы лауреатларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов

Автор:Денис Таваев
Читайте нас