

Баймакның 1нче мәктәбе укучылары да игелекле эшләргә кушылырга карар иткән. Педагоглар белән бергәләп алар махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясый. 15-30 минут вакытка гына җиткән газ баллоныннан аермалы буларак, мондый шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала. Шәмнәр белән палатканы җылытырга, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин.
Мәктәп укучылары аларның игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәләр.
Чыганак: “Баймакский вестник”
Фото: bv02.info