+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 март 2023, 19:24

Ихаталарда балалар өчен фәнни мәйданчыклар барлыкка киләчәк

Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренең берсендә Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына илдә Фән һәм технологияләр унъеллыгын уздыру планында каралган «Балаларның фәнни мәйданчыклары» проектын гамәлгә ашыруда катнашырга тәкъдим итте.

Ихаталарда балалар өчен фәнни мәйданчыклар барлыкка киләчәк
Ихаталарда балалар өчен фәнни мәйданчыклар барлыкка киләчәк

Фән һәм технологияләр унъеллыгында Русия төбәкләрендә балалар өчен фәнни мәйданчыклар төзеләчәк. Аларда балалар уен формасында үзебезнең фән казанышлары һәм галимнәр эше турында белә алачак: физика һәм химиядән алып, экология һәм астрономиягә кадәр.

Беренче мәйданчыкларны төзү шушы елның май-июнь айларына планлаштырыла. Барлыгы исә фәнни мәйданчыкларны Русиянең 30дан да ким булмаган шәһәрендә җиһазландыру күздә тотыла.

- Балачакта булачак өлкән кешенең нигезе салына. Төбәктә фәнни мәйданчыклар төзү - балаларны яшь вакыттан ук казанышлар һәм фәнни ачышлар дөньясына "чумдыру"ның уникаль мөмкинлеге. Ышанам ки, Башкортстанда, хәзерге архитектура киңлекләре буларак, фәнни мәйданчыклар барлыкка килү шәһәр тирәлеген генә түгел, ә яшь тикшеренүчеләребезнең һәм уйлап табучыларның тормышын да яхшыртачак, - дип шәрехләде Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Беренче фәнни мәйданчык проекты узган елның декабрендә яшь галимнәрнең Икенче конгрессында "Лебер" компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә. Конгресс кысаларында «Балалар фәнни мәйданчыклары» проекты балаларга һәм безнең киләчәккә багышланган махсус сессиядә дә фикер алышу предметы булды. Фәнни җәмәгатьчелек, дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре мондый мәйданчык һәр ихатада пәйда булсын һәм балалар һәм аларның ата-аналары өчен җәлеп итү ноктасы булсын өчен ничек якын килергә икәнлеген хәл иттеләр.

- Мәйданчыклар уен рәвешендә балаларның фәнни дисциплиналарга, югары технологияле сәнәгать нигезләренә, авыл хуҗалыгына, сәламәтлек саклауга, экологик вәзгыятьне яхшырту мәсьәләләренә кызыксынуын стимуллаштырырга тиеш. Фәнни мәйданчыклар йорт яны территорияләренең көндәлек уңайлы яшәү мохите элементларына әверелергә тиеш , - дип билгеләп үтә Русия галиме, Инновацияләргә ярдәм фонды генеральный директоры киңәшчесе Иван Бортник.

Фото: ria.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: