+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 март 2023, 14:00

«СМАРТ» укучыларны мәдәни байлыкка җәлеп итә

Бүген «СМАРТ» 2нче полилингваль күппрофильле гимназиясендә «Уңыш формуласы» республика полилингваль фестивале узды.

«СМАРТ» укучыларны мәдәни байлыкка җәлеп итә«СМАРТ» укучыларны мәдәни байлыкка җәлеп итә
«СМАРТ» укучыларны мәдәни байлыкка җәлеп итә

Чарада агымдагы елда ачылырга планлаштырылган полилингваль күппрофильле мәктәпләр директорлары, полилингваль белем бирү буенча директор урынбасарлары, шулай ук башкорт теле һәм әдәбияты, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Фестивальдә катнашучылар полилингваль гимназия педагоглары алып бара торган интеграцияләнгән ачык дәресләрне карады. Мәсәлән, 1нче сыйныфта урыс һәм башкорт телләрендә математика дәресе үткәрелде, 6нчы сыйныф укучылары музыка дәресендә шушы телләрдә җырлады, ә 7нче сыйныф укучылары өчен рәсем сәнгате дәресе инглиз телендә узды.

Гимназия педагоглары шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты: монда инглиз, немец, француз, башкорт телләре буенча дәресләр керә.

Полилингваль фестивальдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев катнашты.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән Башкортстанда инде 4 ел полилингваль мәктәпләр эшли. Чиратта агымдагы елда файдалануга тапшырылырга планлаштырылган тагын 4 мәктәп тора. Төп бурыч – мәктәптә тиешле шартлар булдыру. Шулай да полилингваль мәктәп - балаларны берничә телдә укыту мөмкинлеге генә түгел икәнен онытмыйк. Төп вектор - укучыларны мәдәни байлыкка җәлеп итү, аларны үзара ихтирам һәм милләтара татулык рухында тәрбияләү - бу беренче чиратта безгә бүген аеруча кирәк, - диде Урал Килсенбаев.

Урал Килсенбаев "Шәйморатов сыйныфы" укучылары белән дә әңгәмә үткәрде. Шулай ук фестивальдә катнашучыларга Русия Федерациясе Герое М. М. Шәйморатов исемендәге штаб-фатир эшен дә тәкъдир иттеләр. «СМАРТ» 2нче күппрофильле полилингваль гимназиясе - Шәйморатов исемендәге сыйныфларны ачу һәм эшләтү буенча төп мәйданчыкларның берсе.

Фото: yarkayashkola.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас