+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2023, 21:15

Иң яхшы тәрбиячеләр 50 мең сум премия алачак

Башкортстан Башлыгы мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы педагоглары өчен премияләр булдырды.

Иң яхшы тәрбиячеләр 50 мең сум премия алачак
Иң яхшы тәрбиячеләр 50 мең сум премия алачак
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен премияләр турында указга кул куйды. Документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

Указдагы текстан күренүенчә, республика Башлыгының еллык премияләрен “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һәм аның кысаларында үткәрелә торган “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар алачак.

Югарыда күрсәтелгән конкурсларның ике җиңүчесе 50 мең сум күләмендә премия алачак. Һәр конкурсның тагын дүрт лауреаты 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Премияләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының иң яхшы педагогик хезмәткәрләренә ярдәм итү һәм аларны бүләкләү максатларында булдырылган.
Билгеле булуынча, быел бәйгедә республиканың 55 муниципаль районыннан һәм шәһәр округыннан 91 педагог катнашты. “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмасының ел педагогы” һөнәри конкурсында Уфа районы Жуково авылының “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Бакиева җиңүче исеменә лаек булды. “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” бәйгесендә Уфа шәһәренең 202нче полилингваль балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсинә Ишбаева җиңде.

Конкурста җиңүче Арина Бакиевага агымдагы елның көзендә Волгоград шәһәрендә узачак “Русиянең ел тәрбиячесе” Бөтенрусия һөнәри конкурсында республика данын якларга туры киләчәк, ә Гөлсинә Ишбаева агымдагы елның ноябрендә Төньяк Осетия-Алания Республикасында узачак “Туган тел һәм туган әдәбият укытучысы” Бөтенрусия конкурсының тиешле номинациясендә республика исеменнән чыгыш ясаячак.

 
 
Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: