+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2023, 17:15

"Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы быел нәрсәләр вәгъдә итә?

Ул ике көн дәвамында Уфаның “Торатау" конгресс-холында узачак.

"Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы быел нәрсәләр вәгъдә итә?
"Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы быел нәрсәләр вәгъдә итә?
6 һәм 7 апрельдә Уфаның “Торатау " конгресс-холында “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы узачак. Форум кысаларында алты дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган, чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

"Форумның дискуссия мәйданчыклары мәгариф системасын камилләштерү буенча фикер алышу өчен һөнәри берләшмә, ата-аналар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштерәчәк”, - дип белдерде республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Форумның икенче көнендә, 7 апрельдә, педагогик белем бирү, максатчан укыту, инклюзив белем бирү, тәрбия системасына багышланган тагын биш дискуссия мәйданчыгы эше оештырылачак. Шулай ук “Команда первых” балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен оештыру буенча муниципаль координаторларны укыту буенча стратегик сессия планлаштырылган.

Мәктәп форумы пленар утырыш белән тәмамланачак, анда мәйданчыклар вәкилләре фикер алышу барышында эшләнгән тәкъдимнәрен яңгыратачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр “Мәгарифтә күтәрелеш!” 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән узды, үзенең кирәклеген исбатлады һәм киң масштаблы чара статусын алды. Элек үткәрелгән форумнарда мөһим карарлар кабул ителде: биш көнлек укыту режимына күчү, авыл мәктәпләрендә эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү, ике телле һәм полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия киңлеге булдыру («тематик шимбәләр»), диетик туклануга мохтаҗ балаларны тукландыруны оештыру, стоматология кабинетларын һәм Республика белем бирү сыйфатын бәяләү үзәген ачу һәм башкалар.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: