+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2023, 10:45

Мәктәпләр төзетү өчен Мәскәүгә барып җитте!

Дүртөйле районының элекке мәгариф идарәсе җитәкчесе Вил Сатиковка - 90 яшь!

Мәктәпләр төзетү өчен Мәскәүгә барып җитте!
Мәктәпләр төзетү өчен Мәскәүгә барып җитте!
Күренекле якташыбыз, үзенең бар булмышын районда халык мәгарифен үстерүгә багышлаган Вил Сатиков бу көннәрдә истәлекле гомер бәйрәме – 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан ихлас тәбрикләүләр кабул итә. Шул уңайдан Рәшидә Шамратова-Нуретдинова башлангычы белән аның элекке укучылары, хезмәт­тәшләре безнең редакциягә килде һәм “Юлдаш” район гәзите битләрендә хөр­мәтле юбиляр турында мәкалә бастырып чыгаруыбызны сорадылар. Бу үтенечне, әлбәттә, хуплап кабул иттек һәм, Вил Хәниф улы янында кунакта булып, аның тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге белән якыннан таныштык.

– Элекке укучыларым һәм хезмәт­тәшләрем мине онытмый икән, димәк, гоме­рем зая узмаган, аларның барысына да чиксез рәхмәтлемен, – дип башлады әңгәмәне зур ихтирамга лаек остаз.

Аннары ул, кулына гаилә фотоальбомын алып, сагынычлы, якты хатирәләргә бирелде...

Вил Хәниф улы 1933 елның 15 мартында безнең районның Иске Баеш авылында дөньяга килгән. Әтисе Хәниф Сатиков сугышка кадәр мәктәптә укытучы булып эшләгән, явыз дошман илебезгә басып кергән тәүге көннәрдә үк фронтка киткән. Ул чакта кечкенә Вил беренче сыйныфка укырга барган. Кызганычка каршы, 1943 елда әтисенең үлем хәбәре килгән һәм хатыны тол калып, өч баласын – Вил, Фидан һәм Эмманы ялгызы тәрбияләп үстергән. Өлкән улы Вил, мәктәптә укудан тыш, әнисенә күмәк хуҗалыкта эшләргә ярдәмләшкән. Балачактан ул авылдагы авыр хезмәткә күнеккән: борчак чапкан, ын­дыр табагына көлтә ташыган, мәктәп янындагы ат абзарында ат караучы булып эшләгән, шуннан соң почтальон булган.

Вил Сатиков Әсән авылындагы җидееллык татар мәктәбендә яхшы укый. Аннары абзыйсы янына китеп, белем алуын Ижевск шәһәрендәге урта мәктәптә дәвам итә, аны исә күпчелек бишле билгеләренә тәмамлый. Арытаба егет Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм укытучы һөнәренә ия була.

Вил Хәниф улы данлы хезмәт юлын 1956 елда югары уку йортын тәмамлагач башлый, юллама буенча туган районына җибәрелә һәм Исмаел урта гомуми белем бирү мәктәбенә физика, математика укытучысы булып эшкә урнаша. Озакламый үз өстенә җәмәгать эшләре дә ала, җәйге пионер лагере эшчәнлеген җайга салу буенча четерекле мәшәкатьләргә чума.

Бу өлкәдә үзен бик яхшы яктан таныт­кан яшь укытучыны ике елдан Дүртөйле эшчеләр поселогының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Шул чорда ул район үзәгендә комсомол эше буенча очрашып танышкан хезмәттәше, укытучы Ләлә Рахмановага өйләнә. Тормыш юлдашы Дүртөйледәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыткан була инде.
Вил Сатиков бу вазыйфада бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр һәм уңыш-казанышлар белән үрелеп барган ун ел дәвамында хезмәт сала. Ул җитәкләгән мәктәпне төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләрдә еш кына үрнәк итеп куялар. Һөнәри эшеннән тыш, аңа җәмәгать эшчәнлеге дә йөкләтелә: Вил Хәниф улы Советлар Союзы Коммунистлар партиясе райко­мының штаттан тыш мәктәп бүлеге мөдире, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе була. Арытаба райком составына кертелә, район Советы депутаты итеп сайлана һәм “Белем” җәмгыяте район оешмасы рәисе вазыйфасын башкара. 1968 елның май аеннан, 1997 елда хаклы ялга чыкканчы безнең районның халык мәгариф бүлегенә җитәкчелек итте.

Ул эшләгән чорда белем бирү учреж­дениеләренең укыту-матди базасын ныгытуга, педагогик кадрлар составын яхшыр­туга, балаларның укуда өлгерешен, белем сыйфатын күтәрүгә, аларны әхлакый-эстетик яктан тәрбияләүгә һәм хезмәт күнек­мәләренә өйрәтүгә, мәктәп тәмамлаган кыз­ларны, егетләрне арытаба эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә. Райондагы барлык урта һәм сигезьеллык мәктәпләрдә укучыларның производство бригадалары уңышлы эшли. Урта гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныфларында балаларны производствога өйрәтү дәресләре кертелә. Әйткәндәй, мәктәптә укыган елларда мин үзем дә болар аша уздым, шу­ңа күрә яхшы хезмәт тәрбиясе һәм чыныгуы алдым, дип хаклы рәвештә әйтә алам. Җәй­ге каникуллар вакытында без, авыл балалары, хезмәт һәм ял лагеренда күпләп кәбес­тә, кишер, кызыл чөгендер, суган, сарымсак үстердек, эссе челләдә кайнар кояш нурлары астында мәк һәм мал чөген­дере басуларында көнозын тир түгеп эшли идек. Көзен, яңа уку елы башлангач, беренче чирек, гадәттә, сыйныфташларыбыз белән басуларда тырыш хезмәттә узды.
Озак еллар намуслы хезмәт салган чорда Вил Сатиковка район биләмәсендә урнашкан төрле авылларда һәм район үзәге Дүртөйледә мәктәпләр, балалар бакчаларының яңа биналарын төзү мәсьәләсе буенча илебез башкаласына һәм укучыларны производствога өйрәтү тәҗрибәсен үзләштерү өчен Белгород өлкәсенә эш сәфәре белән барырга туры килгән. Исмаел авылында кирпечтән яңа урта мәктәп бинасын төзүне дәүләт планына кертү проблемасын хәл иткәндә аны Мәскәү шәһәрендә хәтта югары дәрәҗәле чиновник – СССР финанс министры Василий Федорович Гарбузов шәхсән үзе кабул иткән. Вил Хәниф улына, шулай ук, Башкортстан укытучылары һәм СССР халык мәгарифе хезмәткәрләре съездлары делегаты булу бәхете елмайган. Якташ педагогларының абруйлы остазы Вил Сатиков үзләренең гаилә альбомындагы фотосурәтләрне барлаганда, тормышында булып узган һәм үткәннәрдә торып калган шул бәхетле, чагу мизгелләрне аеруча сагынып искә алды.
Үсеп килүче яшь буынга аң-белем, тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә иреш­кән һәм районыбызда мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Вил Хәниф улы бихисап дәүләт бүләкләренә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм мактаулы исемнәргә лаек булган.

***
Шулай итеп, хөрмәтле юбиляр Вил Хәниф улы гомеренең күп елларын халыкны аң-белемле итүгә багышлаган һәм якташлары арасында зур абруй яулаган. Гомер үренә менеп, алардан ихлас рәхмәт сүзләре ишетү районыбыздагы барлык мәгариф хезмәткәрләренең тәҗрибәле остазы өчен әйтеп бетергесез зур шатлык һәм, әлбәттә, олы бәхет ул!

Рәфил Саматов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Вил Сатиковның элекке укучылары – ул үткәргән мавыктыргыч дәресләрне, онытылмаслык тәрбияви һәм спорт чараларын, төрле кичәләрне, ә элекке хезмәттәшләре бергә эшләгән чорны бүгенгедәй яхшы хәтерли.

Рәшидә Шамратова-Нуретдинова,
Русиянең халык мәгарифе отличнигы, педагогик хезмәт ветераны:
– 1964-66 елларда район үзәгендәге 1нче урта гомуми бе­лем бирү мәктәбендә укуым белән чиксез горурланам. Чөнки шундый тәҗрибәле директор һәм укытучылардан аң-белем алу мөмкинлеге һәркемгә дә тәтеми. Үз һөнәренең чын оста­сы Вил Сатиковның акыллы киңәшләре безгә тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Сыйныфташларымның һәрберсе яраткан һөнәрен сайлап, җәмгыятькә лаеклы кеше­ләр булды. Миңа исә зыялы, гадел, шул ук вакытта бик та­ләп­чән һәм искиткеч яхшы кеше Вил Хәниф улы белән озак ел­лар дәвамында бергә эшләү бәхете елмайды.
Хөрмәтле укытучыбыз, 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең элекке директоры, арытаба район халык мәгариф бүлегенә өч дистә ел җитәкчелек иткән Вил Хәниф улын күр­кәм юбилее уңаеннан сыйныфыбыз исеменнән ихлас тәб­риклим, аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, дөньяның бар­лык яхшылыгын телим!

Нәзирә Мөхәммәтгалиева-Нәбиева,
“Чакмагышнефть” идарәсенең элекке хезмәткәре, хезмәт ветераны:
– Без якынча алты дистә ел элек Дүртөйле 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамладык. Ул чакта әлеге та­тар мәктәбендә якын-тирә авыллардан җыелган балалар укыды. Шуңа да күпләребез аның янында урнашкан интернатта торып белем алдык. Олы ихтирамга лаек укытучыбыз һәм мәк­тәп директоры Вил Хәниф улы укучылар һәм укыту­чыларның гаять зур коллективы белән оста идарә итте. Һәркемгә кешелекле, кечелекле иде, үсеп килүче яшь буынны туган якның булачак шәхесләре итеп күрә белде. Форсаттан файдаланып, остазыбыз Вил Хәниф улын истәлекле гомер бәйрәме белән кайнар котлыйм, сәламәтлек, рух ныклыгы, һәр­вакыт кадер-хөрмәткә төренеп яшәвен һәм якташ­ларыбызның аңардан матур үрнәк алуын телим!

Әхнәф Шәрифҗанов,
хаклы ялдагы авыл хуҗалыгы белгече, хезмәт ветераны:
– Дүртөйледәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе безнең сыйныф укучылары өчен хәтердә уелып калырлык бәйрәмгә әверелде: яраткан әти-әниләребез, укытучылар һәм мәктәп директоры Вил Хәниф улы алдында зур концерт куйдык. Шуннан соң без, бер ояда үсеп канат ныгыткан кош балаларыдай, төрле якка очып таралыштык. Кайда гына йөрсәм дә, нинди генә вазыйфалар биләсәм дә, туган төбәкне һәм үзебезне зур тормышка чыгарган укытучыларны һәм хөрмәтле директорыбыз Вил Хәниф улын һәрчак сагынып искә ала идем. Чөнки алар безгә төпле белем бирде һәм күңелләребездә хезмәткә карата чын сөю тәрбияләде. Кадерле остазыбыз Вил Хәниф улын олуг юбилее белән ихлас тәбрик итәм һәм аның һәрчак шулай көчле рухлы, корычтай нык ихтыярлы, сау-сәламәт, яшь күңелле булып калуын телим!

Ләбүдә Нурмөхәммәтова,
пенсиядәге мәгариф хезмәткәре, педагогик хезмәт ветераны:
– Мин Вил Хәниф улы кул астында төгәл ун ел эшләдем. Шул елларны үз тормышымда иң әһәмиятле чор дип саныйм. Остазыбыз безнең өчен акыллы җитәкче һәм гаҗәеп оста оештыручы гына түгел, итагатьле, тәрбияле өлкән иптәш тә иде. Тапшырылган эшне вакытында һәм төгәл итеп башкаруны таләп итте. Без аны һәрвакыт хөрмәт иттек. Шәхсән үзем әле дә Вил Хәниф улын бик күп ир затлары өчен үрнәк булырлык идеалга тиң кеше дип исәплим. Истәлекле гомер бәйрәме белән аны мин дә котлыйм!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: