+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2023, 20:45

Төбәктә «Поехали!» форумы гөрләп узды

Бүген Благовещен шәһәренең 3нче мәктәбендә «Поехали!» Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте форумының беренче төбәк этабы узды.

Төбәктә «Поехали!» форумы гөрләп узды
Төбәктә «Поехали!» форумы гөрләп узды

Чарада Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, Башкортстанның «Движение первых» балаларны һәм яшьләрне Русия хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Ранис Хәсәнов, Башкортстанда «Навигатор детства 2.0» проектының төбәк координаторы Елена Трегубова, блогер Ильяс Батыргәрәев катнашты.

- «Поехали!» форумы безнең өчен актив һәм талантлы балалар белән танышуның мөһим этабы. Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте аларның Ватаныбыз хакына иҗтимагый эшчәнлегенә старт алу өчен бик яхшы мәйданчык. Бүген үк балалар безнең оешмалар белән танышалар, юнәлешләр турында күбрәк беләләр һәм үз проектларын тәкъдим итәләр. Бу бик мөһим. Биредә алар мастер-классларда гына катнашып калмый, ә иң мөһиме - үзләрен лидерлар буларак күрсәтә, күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтә, яңа танышлыклар ачалар. Хәрәкәтебезнең төп миссиясе әнә шунда, - дип сөйләде Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Ранис Хәсәнов.

Зона этабы программасы кысаларында бер көнлек укыту интенсивы, остазлар өчен мастер-класслар, семинарлар, шулай ук дөньякүләм кафе форматында муниципалитетларда проблемалар һәм хәрәкәт үсеше перспективалары буенча стратегик сессия уздырылды.

Стратегик сессия йомгаклары буенча модераторлар тарафыннан 6-11 сыйныф балалары арасыннан муниципаль районның 12 вәкиле сайлап алынды. Март аенда форум шулай ук Нефтекама, Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай һәм Мәчетле районнарында узачак.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: