+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 март 2023, 21:28

III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре һәм остазлар форумына гаризалар кабул ителә

Сыйныф җитәкчеләре һәм остазлар форумы өченче тапкыр 3-7 октябрьдә Мәскәүдә узачак. Бу юлы анда бөтен илдән 3000 сыйныф җитәкчесе һәм урта һөнәри белем бирү кураторы катнашачак.

III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре һәм остазлар форумына гаризалар кабул ителә
III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре һәм остазлар форумына гаризалар кабул ителә

20 мартта әлеге чарага гаризалар кабул ителә башлады, ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен гаризаны "ВКонтакте"дагы мини-кушымтада илдәге сыйныф җитәкчеләре һәм урта һөнәри белем бирү кураторлары бирә ала.

Форумда катнашучыларны сайлап алу "ВКонтакте" мәйданчыгында онлайн үткәрелә һәм берничә этаптан тора: анкеталау, педагогика нигезләре буенча тестлау, «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр» дәресе нигезендә, шулай ук сыйныф җитәкчесенең тренажеры һәм «Минем тәрбия башлангычы» темасы буенча видеовизиткалар.

Катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: [leech=https://vk.com/app51552964.]https://vk.com/app51552964[/leech].
Һәр сайлап алу этабының башлануы турында катнашучыларга өстәмә хәбәрләр биреләчәк.

Чарада катнашучыларны бай белем бирү, дискуссия һәм мәдәни программалар көтә. Чараның спикерлары һәм белгечләре чыгыш ясаячак, алар үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: