+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2023, 15:40

Бәйге лидерлары билгеле!

Бүген “Башкортстанның ел укытучысы” финалчылары министр белән “Матбугат конференциясе”ндә катнашты.

Бәйге лидерлары билгеле!
Бәйге лидерлары билгеле!
Башкалада атна дәвамында тәҗрибәле, көчле мөгаллимнәрнең сынау мәйданчыгы булган “Башкортстанның ел укытучысы-2023” конкурсы ахырына якынлаша. Бүген педагоглар мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында узган “Матбугат конференциясе”ндә педагогик осталыклары белән бүлеште.

Биредә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укытучысы” бәйгеләрендә финалга чыккан бишәр педагог эрудициясен, иҗади сәләтен һәм белемен күрсәтте. Бу сынауда конкурсантларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укытучылар, мәктәп директорлары һәм укучылар сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурсантларга видеоэлемтә аша “Русиянең ел укытучысы-2018” җиңүчесе Алихан Динаев, Мәскәүдән балалар язучысы Татьяна Рик, Русия Герое, космонавт Сергей Ревин, студентлар, балалар табибы Линар Саяпов сораулар юлладылар.

Соңгы сынау ике этаптан торды. Аның беренче этабында министр Айбулат Хаҗин, быел бәйгенең “Педагог һәм остаз елы”нда үткәрелүен ассызыклап, аның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ведомство башлыгы бәйгечеләргә мәгарифтәге көнүзәк проблемаларга кагылышлы сораулар бирде. Укытучылар укыту процессында тәрбия бирүнең әһәмиятен һәм аны тормышка ашыру, укучылар арасында мәгълүмати хәвефсезлек булдыру юллары, укыту сыйфатын яхшырту буенча үз фикерләрен белдерде.

Айбулат Хаҗинның: “Әгәр дә сезне бер генә көнгә министр итеп куйсалар, иң беренче нәрсәләр эшләр идегез?” дигән соравына укытучылар бүген үзләрен аеруча борчыган мәсьәләләргә тукталды. Мәсәлән, кемдер мәктәптә укытучыларны документлар белән эшләүдән арындыруны, икенчеләр дәреслекләрнең эчтәлеген тикшерүне, өченчеләр мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшыртуны, мөгаллимнәрнең ялын оештыруны тәкъдим итсә, кемнәрдер туган тел сәгатьләре, түгәрәкләр кимүгә борчылуын белдерде. Яшь мөгаллимнәр тәҗрибәле остазлар белән очрашулар үткәрүне, фикер алышулар, һөнәри осталык арттыру буенча курсларның күбрәк оештырылуын сорады.

Министрның, балаларны Интернеттагы негатив мәгълүматтан ничек сакларга, һөнәри эшчәнлектә нәрсәгә ирешергә теләр идегез, дигән сорауларына да финалчыларның һәркайсы диярлек үз фикерен ачык белдерде. Күпләре, үз тәҗрибәсенә таянып, көндәлек мәктәп тормышыннан мисаллар китерде. “Укытучы балалар алдында да, әти-әниләр өчен дә авторитет булырга тиеш”, “Педагог үзенең гамәле һәм эшләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш”, “Укытучы һәр укучыны үз баласы кебек күрергә тиеш” — чарада катнашучы мөгаллимәләр бүгенге педагогның төп эшчәнлегенә шундый таләпләр куя.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчылары — Эльза Закирҗанова (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Айгөл Махиянова (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин исемендәге 1нче мәктәбе, Алия Шәфыйкова (Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбе), Зөлфия Якупова (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В. Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәбе) бәйгенең бу этабында да үзләрен бик кыю тотты, сорауларга актив җавап бирде. Туган тел укытучылары тәрбия һәм укыту мәсьәләләренә караган сорауларга үз фикерләрен ачык белдерде.

24 мартта “Ел укытучысы-2023” бәйгесенең йомгаклау тантанасында конкурс лауреатлары игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр билгеле булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: