-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2023, 16:35

Яшь химиклар җиңү яулады

Башкортстан укучысы химия буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүче булды.

Яшь химиклар җиңү яулады
Яшь химиклар җиңү яулады
Республика инженерлык лицей-интернатының 10нчы сыйныф укучысы Вадим Харисов химия буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүче дип танылды. Шулай ук Республика инженерлык лицее-интернаты тәрбияләнүчесе Фаил Максютов һәм Стәрлетамакның 3 нче лицее укучысы Динис Гыйззәтуллин да олимпиада призерлары булдылар.

Сынау нәтиҗәләре буенча Вадим Харисов 30дан артык илдән катнашучыларны җыячак Халыкара Менделеевск олимпиадасына Русиянең җыелма командасы составына керде.

Олимпиаданың өч туры: ике теоретик һәм эксперименталь тур Сочидагы “Сириус” Президент лицее базасында узды. Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Башкортстаннан иң яхшы 5 яшь химик, төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

Ел буе укучылар Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе остазлары белән бергә олимпиадага әзерләнделәр.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары илнең теләсә кайсы уку йортына профиль буенча белгечлеккә керергә хокуклы, шулай ук аларга Башкортстан Республикасы Башлыгы премиясе бирелә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: