+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2023, 21:46

Аскында колледж төзекләндерелә

Аскын колледжында ремонт эшләре дәвам итә. Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров төзекләндерүнең ничек баруы белән шәхсән кызыксынды. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырды.

Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә

Аскындагы Башкортстан авыл хуҗалыгы һөнәри колледжы - республиканың төньягында иң борынгысы, киләсе елда ул 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Узган елда ул модернизацияләү программасына беренчеләрдән булып керде. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа кысаларында Башкортстандагы 11 колледжга капиталь ремонт ясалды. Быел эш дәвам итәчәк. Бу хакта Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге постында яза.

"Аскын колледжында барлыгы 248 студент укый. Хәзер яшәү һәм уку өчен шартлар яхшырды. Корпуслар, ашханә, тулай торак яңартылды. Алда - территорияне төзекләндерү, яңа корылмалар, азык-төлек әзерләү җиһазлары турында уйларбыз.

Урта һөнәри белемгә республика абитуриентлары арасында ихтыяҗ арта бара. Һәм безнең бурыч - башкортстанлылар башка төбәкләргә укырга китмәсен өчен яхшы һәм уңайлы шартлар булдыру", - дип яза Радий Хәбиров.

Колледж директоры Ринат Садрыев уку йорты турында тулырак сөйләде. Комплексы составында - 2 уку корпусы, ашханә, 68 урынлык тулай торак, шулай ук автопарк һәм үз авыл хуҗалыгы җирләре булуы турында сөйләде. Узган елда колледжда корпусларны, ашханәне һәм тулай торакларны капиталь төзекләндерү башланды. Бу максатларга 60 миллион сум акча бүленде. Киләчәктә яңартылган уку йортында яңа юнәлешләр буенча белгечләр әзерләүне планлаштыралар. Алар арасында - тегүчеләр, слесарьлар, столярлар, бухгалтерлар.

Радий Хәбиров ашханә җиһазларына өстәмә 20 миллион сум бүлеп бирергә һәм яңа уку елы башына колледжны ремонтлау һәм аның территориясен төзекләндерү эшләрен тәмамларга кушты.

Фото: социаль челтәрләрдән, glavarb.ru

Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Аскында колледж төзекләндерелә
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: