+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2023, 19:55

Без — барыбыз да җиңүчеләр!

“Ел укытучысы-2023” бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булды.

Без — барыбыз да җиңүчеләр!
Без — барыбыз да җиңүчеләр!

Бүген башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 28нче төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Конкурсны ябу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы” конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде.

Бу тантаналы чара быел игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”нда үтүе белән аеруча әһәмиятле. Әлеге бәйге укытучыларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең зур иҗтимагый әһәмиятен тануга юнәлтелгән булуы белән дә бик мөһим.

Быел “Ел укытучысы” бәйгесенә республиканың төрле районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган 150 педагог килгән иде.
Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар читтән торып “Методик остаханә” сынавын үтте, “Укытучы-профи” дигән турда башкала мәктәпләрендә ачык дәрес бирде. “Укытучы-мастер” дигән турда “Осталык дәресе” күрсәттеләр һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгардылар.

“Укытучы-лидер” турына чыккан бишәр финалчыга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында узган “Матбугат конференциясе”ндә катнашу бәхете елмайды. Бу сынау финалга чыккан педагогларның лидерлык сыйфатларын, мәгариф үсеше юнәлешләрен ничек аңлавын һәм бу өлкәдәге поблемаларны хәл итү юлларын күзаллавын ачыклауга юнәлтелгән иде.

Республика педагоглары өчен әһәмиятле бәйгедә көч сынашкан укытучыларның иң-иңнәре билгеле булды. Шатлыктан йөзләре балкыган укытучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләре җиткереп, педагогларны зур җиңүләре белән тәбрикләде.

— Бүген мәгариф системасы бик тиз үзгәрә. Шуңа күрә укытучыга һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, китапханәләрдә утырырга, фән белән шөгыльләнергә, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Кызганычка каршы, 90нчы елларда тәрбия бирү белем бирүдән аерылып калды. Менә 20 елдан соң дәүләт башлыгы Владимир Путин патриотик тәрбия бирүне өстенлекле бурычларның берсе буларак билгеләде. Без Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында беренчеләрдән булып патриотик тәрбия турындагы закон кабул итәчәкбез. Укучылар белемле генә түгел, ватанпәрвәрләр дә булып үссен өчен бу документны һәр уку йорты кулланачак дип ышанам, — диде Константин Борисович.

Тантаналы чарада педагогларга депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, ветеран укытучылар, Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары җитәкчеләре ихлас теләкләрен җиткерде.

—Без ковид аркасында яңа шартларда эшләргә мәҗбүр булдык һәм бу чорны лаеклы үттек. Педагогларның иңенә бүген дә зур бурыч салына. Бүген сезнең алда патриотик тәрбия бирү бурычы аеруча мөһим. Илнең киләчәге генә түгел, һәр кешенең язмышы да укытучылар кулында. Һәр укучының белем алуы — сезнең тырышлык, хезмәт, — диде педагогларны тәбрикләү тантанасында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Быел “Башкортстанның ел укытучысы” һәм абсолют җиңүче — “Ел укытучысы” исеменә Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясенең математика укытучысы Артем Баянов лаек булды.

— Минем өчен бүген — бик дулкынландыргыч көн. Укытучылар өчен иң мөһим һөнәри конкурс ахырына якынлашты. Тик бу тормышыбызда яңа этапның башы гына әле. Алда зур эшләр, сынаулар, якты идеяләр көтә. Бүген без — барыбыз да җиңүчеләр! Бу җиңүем өчен коллегаларыма, гаиләмә, миңа ышанып торган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, — диде бәйгенең абсолют җиңүчесе.

Бәйгедә “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исемен Уфа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 45нче мәктәп укытучысы Эмиль Сәгыйтов яулады.

“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Нефтекама Башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайсинага бирелде.

“Елның иң яшь укытучысы” исеменә Дуван районы Дуван мәктәбенең тарих укытучысы Валерий Швалёв лаек булды.

Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Зөлфия Мансурова танылды.

“Дистанцион белем бирү укытучысы” бәйгесендә Бакалы коррекцион мәктәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы Саҗидә Җәлилова җиңү яулады.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчылары — Караидел районының Яугилде мәктәбеннән Эльза Закирҗанова, Миякә районы Кыргыз-Миякә авылының 1нче мәктәбеннән Айгөл Махиянова, Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбеннән Алия Шәфыйкова, Кушнаренко районының Кушнаренко 1нче мәктәбеннән Зөлфия Якупова бәйге лауреатлары исемен алуга иреште.

“Brain-Puzzie соты” марафонында җиңү яулаган Нефтекама укытучылары командасы тамашачыларны чагу чыгышлары белән дә сөендерде.

Педагогларны мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән ихлас тәбриклибез! Алда яңа биеклекләр, матур җиңүләр көтсен!

Тулырак гәзитнең алдагы саннарында укыгыз.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: