+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2023, 11:35

Остазлар Мәскәүгә җыелды

Башкортстан педагоглары “Мин – остаз" Бөтенрусия форумында катнаша.

Остазлар Мәскәүгә җыелды
Остазлар Мәскәүгә җыелды
Башкортстан педагоглары бу көннәрдә Мәскәүдә узучы “Мин – остаз " Бөтенрусия форумында катнаша.

Чарада катнашу өчен педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, вожатыйлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, ата-аналар, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, депутатлар корпусы, Русия Геройлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары чакырылган.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, форум программасында “Остазлык — тәрбия һәм укытуның традицион формасы” панель дискуссиясе, остазлык системасын норматив- хокукый тәэмин итүгә, психологик-педагогик сыйныфларга, патриотик тәрбиягә, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларына, «Профессионалитет» проектына, санлы остазга һәм башкаларга багышланган секцияләр планлаштырылган.

Форум остазларның җәмәгатьчелек тарафыннан танылуына багышланган “Первый среди равных” премиясен тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел Русия Президенты Владимир Путин указы белән “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде.

 
Фото:минобразования РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: