+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2023, 09:55

Укытучы дигән даны бар

Гомерен мәгарифкә багышлаган Гүзәлия Әхиярова бүген дә яраткан эшен дәвам итә.

Укытучы дигән даны бар
Укытучы дигән даны бар
Исеме җисеменә килеп торучы, ихлас күңелле, сабыр холыклы Гүзәлия Әхиярова Яңавыл районының Карман авылында дөньяга килгән һәм бүген дә шушы авылда матур гомер кичерә. Әти-әнисенең, улы Марсельнең төп ярдәмчесе, терәге ул! Бөре дәүләт педагогия университетының биология факультетын тәмамлаган бу сөйкемле, уңган ханым утыз елга якын гомерен мәгарифкә багышлаган. Бу елларда ул, биология һәм химия дәресләрен укытудан тыш, ике ел мәктәп директоры вазыйфасын да башкарган. Хәзерге вакытта Прогресс мәктәбендә балаларга белем бирә.

Зур тәҗрибәгә һәм хезмәт стажына, олы хөрмәткә, бихисап Мактау грамотоларына, бүләкләргә ия укытучы ул! Йөзләрчә балага төпле белем, тәрбия биргән, олыны - олы, кечене кече итә белергә өйрәткән Гүзәлия ханым байтак укучыларына остаз да! Күпләре аның һөнәрен сайлап, төрле төбәкләрдә мәгариф хезмәткәре булып эшли.
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык. Күркәм гаиләдә тәрбия алган, туганнары өчен җанын фида кылырга әзер торучы Гүзәлия Гыйлемхан кызы үзе дә улы Марсель-гә - һәрьяклап үрнәкле ана, әти-әнисенә - иге­­­лекле бала, энеләренә - хәстәрлекле апа. Гомумән, якыннарына яхшылыклар гына өләшеп, изгелекләр генә кылып яши ул!

Яшьлегендә укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларына гына түгел, якташларына да мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, булмышы белән укытучы Гүзәлия Әхиярова шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.
Хөрмәтле Гүзәлия Гыйлемхан кызы!

Алдагы юбилейларыгызны да сәламәт булып, әтиегез Гыйлемхан Фәтхи улын, әниегез Рәшидә Ахун кызын, энеләрегез Альберт, Булатны, аларның гаиләләрен, якыннарыгызны сөендереп, улыгыз Марсельнең кадер-хөрмәтен күреп, шатлык-куанычлар белән генә каршыларга насыйп булсын. Аллаһның фәрештәләре әҗер-савапларыгызны гамәл дәфтәрегезгә арттырып язып барсын!

Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез Сезгә барын да.
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын,
Туар көннең һәрбер таңында.

Еллар буе кылган изгелекләр
Игелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Куанычлар, бары шатлыклар.

Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын Сезгә муллык та!

Бәйрәмнәрдә бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озатып барсын Сезне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Яңавыл районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: