

- Башкортстан - урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча илдә лидерларның берсе. Республикада 93 колледж һәм 41 филиал эшли, аларда 106 меңгә якын кеше укый. Федераль проектлар кысаларында төбәккә заманча остаханәләр һәм мәгариф-җитештерү үзәкләрен төзүгә 500 миллион сумга якын субсидия җәлеп ителде, - дип сөйләде Андрей Назаров. - Республика белем бирү эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, аларны тиешенчә хупларга кирәк.
Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, узган елда капиталь ремонтка республика бюджетыннан 11 дәүләт колледжына 463 миллион сум бүлеп бирелгән. Шулай ук медицина колледжлары филиалларын ачуга 57 миллион сум юнәлтелгән.
Проектта колледжлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча номинацияләр каралган: алар арасында - укучылар өчен социаль әһәмиятле функцияләрне гамәлгә ашыру; эшне оештыруга инновацион якын килү; тәрбияви эш; квалификацияле кадрлар әзерләү сыйфаты; эш бирүче предприятиеләр белән хезмәттәшлек. Шулай ук колледжларны тиешле сайлап алу кысаларында заявкаларны объектив карау һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын бирү максатларында һәр номинация буенча сайлап алу критерийлары эшләнде.