+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март 2023, 10:55

Мәктәпләр танымаслык булып үзгәрә!

Радий Хәбиров Башкортстанда мәктәпләрне ремонтлау буенча федераль программаның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Мәктәпләр танымаслык булып үзгәрә!
Мәктәпләр танымаслык булып үзгәрә!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикада мәктәп биналарын модернизацияләү буенча федераль программаның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Бу программа Русия Президенты башлангычы белән тормышка ашырыла. Үткән елда республикада 63 бина тәртипкә китерелгән, шул исәптән 59 мәктәптә ашханә һәм азык-төлек блогы ремонтланган һәм җиһазландырылган. Быел 77 мәктәптә капиталь ремонт планлаштырылган, аларның 74ендә эш башланган да инде.

Әгәр узган елда бу мәсьәләне хәл итү өчен федераль бюджеттан 2,94 миллиард сум алынган булса, быел инде әлеге сумма 3,6 миллиард сумга җиткән. Республика бюджетыннан тагын 640 миллион сум акча бүленгән. Быел капиталь ремонт планына кертелгән һәр мәктәп буенча план-график төзелгән. Эшләрнең үтәлеше җентекләп күзәтелә.

"Ремонт вакытында балаларны башка мәктәпләргә күчерәбез. Мондый мөмкинлек булмаган җирдә уку процессын башка тиешле биналарда – балалар бакчаларында, колледжларда, мәдәният йортларында оештырабыз. Кайбер укучылар дистанцион рәвештә укыячак.

Моның уңайлы түгеллеген аңлыйм, әмма балалардан, аларның әти-әниләреннән һәм укытучыларыннан вакытлыча кыенлыкларга түзүләрен сорыйм. Республика буенча эш сәфәрләрендә мин еш кына Президент программасы буенча ремонтланган мәктәпләрне күрсәтүне сорыйм — һәм нәтиҗә һәрвакыт яхшы. Бик искергән мәктәпләр танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә”, — дип яза республика җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: