+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 март 2023, 06:25

Сынауларны бергәләп җиңдек!

“Ел укытучысы-2023” республика бәйгесе һөнәр осталарын ачыклады.

Сынауларны бергәләп җиңдек!Сынауларны бергәләп җиңдек!
Сынауларны бергәләп җиңдек!

Быел укытучылар өчен аеруча мөһим һәм дулкынландыргыч ел. Билгеле булуынча, Русия Президентының 2022 елның 27 июнендәге Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

Әлеге елда укытучылар өчен бик күп файдалы чаралар каралган, әмма бу елдан иң көтелгәне шул — укытучыларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең мөһимлеген, зур иҗтимагый әһәмиятен тану. Агымдагы елда узачак форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар, фестивальләр, спорт юнәлешендәге чаралар — барысы да укытучылык хезмәтенең дәрәҗәсен арттыруга, педагогларның абруен күтәрүгә юнәлтелгән. Чаралар планына ярашлы быел 13 һөнәри осталык бәйгесе узачак, алар арасында укытучылар өчен иң әһәмиятлесе — “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Башкалада атна дәвамында тәҗрибәле, көчле мөгаллимнәрнең сынау мәйданчыгы булган “Башкортстанның ел укытучысы-2023” бәйгесе быел аеруча дулкынландыргыч узды.


24 мартта башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы” 33нче республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 28нче төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Конкурсны ябу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы” конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде. Бу көнне узган елда гына булдырылган бәйгеләр: “Дистанцион белем бирү укытучысы” һәм “Brain-Puzzie соты” марафоны җиңүчеләре дә бүләкләнде.


Әлеге тантаналы чара быел игълан ителгән Педагог һәм остаз елында үтүе белән аеруча әһәмиятле. Быел “Ел укытучысы” бәйгесенә республиканың төрле районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган 150 педагог килгән иде.


Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар читтән торып “Методик ос­таханә” сынавын үтте, “Укытучы-профи” дигән турда башкала мәктәп­ләрендә ачык дәрес бирде. “Укытучы-мастер” дигән турда “Осталык дәресе” күрсәт­теләр һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгардылар.


“Укытучы-лидер” турына чыккан бишәр финалчыга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында узган “Матбугат конференциясе”ндә катнашу бәхете елмайды. Бу сынау финалга чыккан педагогларның лидерлык сыйфатларын, мәгариф үсеше юнәлешләрен ничек аңлавын һәм бу өлкәдәге поблемаларны хәл итү юлларын күзаллавын ачыклауга юнәлтелгән иде.


Биредә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укыту­чысы” бәйгеләрендә финалга чыккан бишәр педагог эрудициясен, иҗади сәләтен һәм белемен күрсәтте. Бу сынауда конкурсантларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, иҗти­магый оешмалар вәкилләре, укытучылар, мәктәп директорлары һәм укучылар сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурсантларга видеоэлемтә аша “Русиянең ел укытучысы-2018” җиңүчесе Алихан Динаев, Мәскәүдән балалар язучысы Татьяна Рик, Русия Герое, космонавт Сергей Ревин, студентлар, балалар табибы Линар Сәяпов сораулар юллады.


Соңгы сынау ике этаптан торды. Аның беренче этабында министр Айбулат Хаҗин быел бәйгенең Педагог һәм остаз елында үткәрелүен ассызыклап, аның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ведомство башлыгы бәйгечеләргә мәгарифтәге көнүзәк проб­лемаларга кагылышлы сораулар бирде. Укытучылар укыту процессында тәрбия бирүнең әһәмиятен һәм аны тормышка ашыру, укучылар арасында мәгълүмати хәвефсезлек булдыру юллары, укыту сыйфатын яхшырту буенча үз фикерләрен белдерде.


Айбулат Хаҗинның: “Әгәр дә сезне бер генә көнгә министр итеп куйсалар, иң беренче нәрсәләр эшләр идегез?” — дигән соравына укытучылар бүген үзләрен аеруча борчыган мәсьәләләргә тукталды. Мәсәлән, кемдер мәктәптә укытучыларны документлар белән эшләүдән арындыруны, икенчеләр дәреслекләрнең эчтәлеген тикшерүне, өченчеләр мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшыртуны, мөгаллимнәрнең ялын оештыруны тәкъдим итсә, кемнәр­дер туган тел сәгатьләре, түгәрәкләр кимүгә борчылуын белдерде. Яшь мөгаллимнәр тәҗрибәле остазлар белән очрашулар үткәрүне, фикер алышулар, һөнәри осталык арттыру буенча курсларның күбрәк оештырылуын сорады. Министрның балаларны Интернеттагы негатив мәгълүматтан ничек сакларга, һөнәри эшчәнлектә нәрсәгә ирешергә теләр идегез, дигән сорауларына да финалчыларның һәркайсы диярлек үз фикерен ачык белдерде. Күпләре үз тәҗрибәсенә таянып, көндәлек мәктәп тормышыннан мисаллар китерде. “Укытучы балалар алдында да, әти-әниләр өчен дә авторитет булырга тиеш”, “Педагог үзенең гамәле һәм эшләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш”, “Укытучы һәр укучыны үз баласы кебек күрергә тиеш” — чарада катнашучы мөгаллимәләр бүгенге педагогның төп эшчәнлегенә шундый бәя бирә.


Тантаналы чарада республика педагоглары өчен әһәмиятле бәйгедә көч сынашкан укытучыларның иң-иңнәре билгеле булды. Шатлыктан йөзләре балкыган укытучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде.


Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләре җиткереп, педагогларны зур җиңүләре белән тәбрикләде.


— Бүген мәгариф системасы кызу тизлектә үзгәрә. Шуңа күрә укытучыга һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, китапха­нәләрдә утырырга, фән белән шөгыль-лә­нергә, хезмәттәшләренең тәҗрибә-сен өйрәнергә кирәк. Кызганычка каршы, 90нчы елларда тәрбия бирү белем бирүдән аерылып калды. Менә 20 елдан соң дәүләт башлыгы Владимир Путин патриотик тәрбия бирүне өстенлекле бурычларның берсе буларак билгеләде. Без Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында беренчеләрдән булып патриотик тәрбия турындагы за­кон кабул итәчәкбез. Укучылар белемле генә түгел, ватанпәрвәрләр дә булып үссен өчен бу документны һәр уку йорты кулланачак дип ышанам, — диде Константин Борисович.


Бәйрәм чарасында педагогларга депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, ветеран укытучылар, Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары җитәкчеләре ихлас теләкләрен җит­керде.


— Без ковид аркасында яңа шартларда эшләргә мәҗбүр булдык һәм бу чорны лаеклы үттек. Педагогларның иңенә бүген дә зур бурыч салына. Бүген сезнең алда патриотик тәрбия бирү бурычы аеруча мөһим. Илнең киләчәге генә түгел, һәр кешенең язмышы да укытучылар кулында. Һәр укучының белем алуы — сезнең тырышлык, хезмәт, — диде педагогларны тәбрикләү тантанасында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.


Быел “Башкортстанның ел укытучысы” һәм абсолют җиңүче — “Ел укытучысы” исеменә Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясенең математика укытучысы Артем Баянов лаек булды.
— Минем өчен бүген — бик дулкынландыргыч көн. Укытучылар өчен иң мөһим һөнәри конкурс ахырына якынлашты. Тик бу тормышыбызда яңа этапның башы гына әле. Алда зур эшләр, сынаулар, якты идеяләр көтә. Бүген без — барыбыз да җиңүчеләр! Бу җиңүем өчен коллегаларыма, гаилә­мә, миңа ышанып торган һәркемгә рәх­мәтемне белдерәм, — диде бәйгенең абсолют җиңүчесе.


“Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исемен Уфа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 45нче мәктәп укытучысы Эмиль Сәгыйтов яулады.
“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Нефтекама Башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайсинага бирелде.
“Елның иң яшь укытучысы” исеменә Дуван районы Дуван мәктәбенең тарих укытучысы Валерий Швалёв лаек булды.
Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Зөл­фия Мансурова танылды.
“Дистанцион белем бирү укытучысы” бәйгесендә Бакалы коррекцион мәк­тәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы Саҗидә Җәли­лова җиңү яулады.
Шунысы сөенечле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансуровага БДПУ тарафыннан булдырыл­ган Сухомлинский исемендәге медаль дә тапшырылды. Тырыш мөгаллимә — туган телдә белем бирүче билгеле педагог. Аның укучылары — халыкара, төбәкара, республика олимпиадалары җиңүчеләре, фәнни конференцияләрдә призлы урыннар яулаучы яшь тикше­ренүчеләр.


— Зур сынаулар артта калды. Әлеге конкурс республика укытучыларының барлык осталыгын, иҗадилыгын үз эченә алган. Бу бәйгедә шактый тәҗри­бә тупладык, дуслар таптык, сынауларны бергәләп җиңдек. Иң беренче чи­ратта, авырлыкларга бирешмәскә өйрәткән әти-әниемә, гаиләм, миңа белем биргән укытучыларыма, БДПУдагы остазларга зур рәхмәтлемен. Бу җиңүдә укытучым Нәсимә Мисбах кызы Сәетованың өлеше бик зур. Туган телгә мәхәббәт, ихтирам, горурлану хисләрен ул тәрбияләде. Бөек татар дөньясына алып чыкты. Каран мәктәбендә эшләгән хезмәттәшләремә, республика буйлап сибелгән фикердәшләрем-дусларыма, укучыларыма, аларның әти-әниләренә бу сынауда да янәшәмдә булулары өчен чиксез рәхмәтлемен, — дип шатлыгы белән уртаклашты Зөлфия Җәмил кызы.


“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчылары — Караидел районының Яугилде мәктәбен­нән Эльза Закирҗанова,  Миякә райо­нының Кыргыз-Миякә 1нче мәктәбеннән Айгөл Махиянова, Нефтекама 2нче мәктәбеннән Алия Шәфыйкова, Кушнаренко 1нче мәктәбеннән Зөлфия Якупова бәйге лауреатлары исемен алу­га иреште. Шулай ук, Аскын райо­нының Кышлау-Елга мәктәбеннән Ли­лия Вәлиева, Краснокама районы­ның Яңа Бөртек мәктәбеннән Дамира Хөснетдинова, Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Гыйзетдинова төрле номинацияләрдә бүләкләнде.


“Brain-Puzzie соты” марафонында җиңү яулаган Нефтекама укытучылары командасы тамашачыларны чагу чыгышлары белән дә сөендерде.


Педагогларны мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән ихлас тәбриклибез! Алда яңа биеклекләр, матур җиңүләр көтсен!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас