+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2023, 16:15

Һәр укучы йөзәргә өйрәнсен!

Айбулат Хаҗин Башкортстан мәктәпләрендә йөзү дәресләрен кертүнең нәтиҗәлелеген билгеләде.

Һәр укучы йөзәргә өйрәнсен!
Һәр укучы йөзәргә өйрәнсен!

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Башкортстан мәктәпләрендә йөзү дәресен кертүнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, узган елда “Йөзү барысы өчен дә” ведомствоара программасы кысаларында республика мәгариф учреждениеләрендә 22 меңнән артык бала йөзәргә өйрәнгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

"Программа физик культура дәресе кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында тормышка ашырыла, анда теоретик белемне өйрәнү һәм йөзү техникасының төп элементларын үзләштерү 36 сәгать күләмендә күздә тотыла. Балаларны йөзәргә өйрәтү өчен дәресләр, шул исәптән инвалидлар арасында да, бушлай яки өлешчә түләүле нигездә үткәрелә. Бассейннарда, шулай ук өстәмә гомуми үсеш программалары кысаларында физик культураның өченче дәресен үткәрү гамәлгә ашырыла», — дип белдерә министр.

Айбулат Хаҗин шулай ук “Бөтенрусия йөзү федерациясе” иҗтимагый оешмасының җәйге сәламәтләндерү лагерьлары өчен “Йөзәргә өйрәтү” өстәмә программасын эшләвен билгеләп үтте. Бүгенге көндә безнең республикада әлеге программа пляжлар һәм бассейннар белән җиһазландырылган 22 шәһәр читендәге стационар лагерьларда һәм 42 мәктәп яны лагерьларында уңышлы эшли.

Программаның максаты баладан спортчы ясау түгел, ә аны суда дөрес тотарга өйрәтү. Еш кына шулай була, күпчелек балалар һәм хәтта өлкәннәр дә суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белми.

Мәктәп укучыларын йөзүгә өйрәтүнең иң уңышлы тәҗрибәсен бүгенге көндә Уфаның Дим районы 161нче лицеенда күрергә була. Монда йөзү дәресләренә йөрүче укучылар саны 2116 кеше тәшкил итә.

"Безнең мәктәптә йөзү дәресләре укучыларның иң яраткан һәм иң күп йөргән дәресләрнең берсе, — ди лицей директоры Гөлнара Гыймазетдинова. — Бассейнда башлангыч сыйныфлар өчен — 8-10, 5-11нче сыйныфлар өчен — елына 10-12 сәгать физкультура дәресләре үткәрелә. Без программа буенча укуны, йөзүнең спорт ысулларын укучыларның 100 проценты үтүенә омтылабыз”.

Мәктәптә өстәмә белем бирү программалары кысаларында түләүле йөзү дәресләре дә популяр. Аларга 540лап бала йөри. Моннан тыш, кадет сыйныфлары укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында йөзү буенча атна саен өстәмә дәресләр оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, 6-7 апрельдә Уфаның “Торатау" конгресс-холында “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы узачак. Педагог һәм остаз елына багышланган форум кысаларында катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасында үзгәрешләр, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

 

Фото: Башинформ.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: