+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 март 2023, 12:16

“Мин – Укытучы!”

Укучыларыңны чын кеше итеп тәрбияләү - зур бәхет.Соңгы елларда очраклы гына очрашып, сөйләшеп китүчеләр миннән еш кына: “Син укытучымы әллә?” – дип сорыйлар. Күрәсең, һөнәрем билгеләре тышкы кыяфәтемә чыккандыр. Ә менә 38 ел элек, 1984 елның августында, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, Ярмәкәй районындагы туган авылым Абдуллага юллама белән эшкә кайткан 19 яшьлек вакытымда, бәлки, миндә әлегә бернинди дә укытучылык билгеләрен күрә алмаганнардыр. Авыл кешеләре: “Мәктәпкә башлангыч сыйныф балаларын укытырга Рәвиянең уртанчы кызы кайткан икән”, – дип сөйләшә иде.

“Мин – Укытучы!”
“Мин – Укытучы!”

Ә Рәвия – минем газиз әнкәем. Укытучы һө­нә­ренә хөрмәтне нәкъ менә әнкәй тәрбияләгәндер, дип уйлыйм. Чөнки бөтен гомере буена мәктәптә җыештыручы булып кына эшләсә дә, “Укытучы – иң абруйлы, иң ихтирамлы һөнәр”, – дип әйтә торган иде. Теләге тормышка ашты әнкәбезнең: апам да, аның артыннан мин дә, Абдулла сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесына юл тоттык.
Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладыммы икән? Юктыр, мөгаен. Укытучы булу теләге барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.

Шулай итеп, хезмәт юлымны туган авылым Абдуллада башлап җибәрдем. Үземне укыт­кан хөрмәтле укытучыларым-остазларым миңа мәктәп тормышының серләрен ачарга, балалар күңеленә ачкыч табарга ярдәм итте.

“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табу юлларын күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәт­ләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, – дигән классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов. Мин нәкъ шушы принциптан чыгып эш иттем.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел, әлбәттә. Әйе, заман үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Заманнан артта калмас өчен компьютер серләренә өйрәнергә, Интернет челтәрен, файдалы web-ресурслар  кулланырга туры килә. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗә бирә. “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дип язган бит атаклы педагог К. Д. Ушинский да. Заман сулышын тоеп, заман белән бергә атлап барырга омтылган кешене генә заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш, дип уйлыйм мин.

Әйе, бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәрес­лектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль гамәлләр генә хәзер беркемне дә кәнәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм мәдәниятен тәрбияләү – укытуга куелган төп таләпләр.
Чынлап та, минем дә хезмәт юлымның һәр сәгате туктаусыз белем алу, тынгысыз эзләнүләр белән үткән икән, ләбаса! Башкача мөмкин дә түгел! Заман белән бергә атлыйм, балалар күңеленә үтеп керим, әле дөнья серләрен ачар өчен тормыш тәҗрибәсе аз булган яшь әти-әниләр белән уртак тел табыйм дисәң, — укы, өйрән, осталыгыңны арттыр. Кыскасы, һәрвакыт үсештә бул.
“Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш”, – дип әйтсәләр дә, балага белем, дөрес юнәлеш бирүче – аның остазы. Укучы белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, эрудицияле, заман сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш.

Ә заман­ча авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң? Аны нинди проблемалар борчый? Ул нинди өметләр белән яши?
 Минемчә, авыл укытучысы шәһәрнекеннән берни белән дә аерылмый. Шул ук югары уку йортында белем ала, шулай ук гомер буе үзенең белемен күтәрү өстендә эшли. Ләкин, авыл укытучысын борчыган бик зур проблема бар  – мәктәпләрдә укучылар саны кими һәм мәктәпләр ябыла. Әйе, авылларда елдан-ел укучылар саны кими бара. Бүгенге көндә башлангыч мәктәбе дә булмаган авыллар саны арта. Ә бит мәктәбе булмаган авыл яшәүдән туктый.

Авыл мәктәпләрендә  алган белем, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, чөнки хөкү­мәтебез авыл җирендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр санын арттыру өстендә эшли. “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында инновацион санлы белем бирү үзәкләре ачыла. “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен ки­ңәйтә.“Үсеш ноктасы” – ул заманча корылмалар белән җиһазландырылган кабинетлар, химия һәм биология лабораторияләре. Анда махсус белем алган иҗади педагоглар эшләргә тиеш.

Мин – авыл укытучысы. Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәген­дә. Аның һәр адымы гына түгел, күңе­лен­дә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта аның укучысы яши. 38 ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характерлы балалар белән очраштым. Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны чүлмәккә яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су — бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк. Мәктәпкә яңа аяк баскан балага да шундый ук тәрбия тәлап ителә. Хәзерге шартларда мәктәптә балага шундый тәрбия бирер өчен нинди укытучы булырга кирәк соң?

Үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзен­чәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк дияр идем мин. Ә шундый укытучы булыр өчен үзеңне ничек әзерләргә? Моның өчен инде үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өй­рәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып, читтән торып бәя бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күрергә, аны үстерергә, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырырга, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә тиеш дип уйлыйм мин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.
Ә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш хәзерге заман укытучысы? Минем уйлавымча, ул үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга багышлаучы кеше булырга тиеш. Укытучы — дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул – балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

Авыл укытучысының тагын бер үзенчәлеге шунда, аның һөнәри эшчәнлеге күпкырлы. Ә сез беләсезме, бүгенге укытучының эше дәрес алып барудан гына тормый бит. Белем, тәрбия бирүдән тыш, төрле эшләргә дә күмелә ул. Бәйрәмнәрдә концерт, театр куючы да, авылда юл читләрен  чистартучы, сайлауларда  комиссия  әгъзасы, агитатор, җәй көне бакчада чәчәк үстерүче, кыш көне кардан сыннар ясаучы да ул укытучы. Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Чөнки авылда бөтен кеше дә бер-берсен белә, шуңа да укытучының эшчәнлеге югары социаль күзәтү астында.

Алай гына да түгел, укытучы даими рәвештә белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗә бирә.  Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлылыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Менә шулай заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә мөмкин, минемчә.

Әйе, соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Русия мәгарифе хәзерге көндә тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Даими рәвештә яңа укыту программалары, нанотех­нологияләр һәм заманның башка модалы терминнары кулланыла. Традицион укыту урынына инновацион дәресләр үтеп керә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки укыту өлкәсе бер урында таптанып тора алмый.  Борынгылар: “Кем алга бармый, шул артка тарта”, дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга олкән яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучылар гына тәрбияләп чыгарачак. Шуңа укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.  Без бит яңа заман укытучылары! Яңа заман укытучысы  — кайгыртучан кеше. Ул дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш, дип саныйм мин.

Бөтен теләгән кеше дә укытучы була аламы соң? Укытучы һөнәре бит күптөр­ле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Л. Н. Толстой әйткәнчә, бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе – укытучы була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар. Димәк, бөтен кеше дә укытучы була алмый дигән фикергә киләсең. Хәтта педагогия уку йортын “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклап та, мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларының ышанычын яулый алмаса — “кызыл диплом” гына коткара алмас кебек. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: “Чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”.

Әйе, укытучы заман белән бергә атларга тиеш. Үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем биреп, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә катнашып, даими рәвештә үз белемен арттыру өстендә эшләргә тиеш ул. Хәзерге вакытта укытучыга үзенең тәҗрибәсен, үз эшенең нәтиҗәсен күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, конференцияләр үткәрелә, зур уңышларга ирешүчеләргә грантлар бирелә. Бары тик эшеңә җаныңны биреп, укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.

Ә менә күптән түгел гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандартлары турында нәрсә беләбез соң? Әйе, белем стандартлары баланың күпьяклы үсешен күз уңында тота. Яңа стандартта дәрестән тыш эшчәнлек – мәҗбүри компонент. Бу юнәлештәге эшчәнлек балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерүгә ярдәм итә, гамәли күнекмәләренә, сәләт мөмкинлекләренә яхшы йогынты ясый. Әмма азкомплектлы укыту шартларында проблемалар да күп. Нәкъ менә шушы кыенлыклардан чыгуның нәтиҗәле юлларын табу авыл укытучысыннан зур осталык сорый да инде!
Әйе, укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми.  “Укытучы булып туарга кирәк”, – ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, беле­меңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле, дидек. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Кыскасы, бөтен барлыгың белән киләчәк кешесен тәрбияләү.
Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялы, мәрхәмәтле, иманлы булып үсәрме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмасмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшәрме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы – иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда – бала язмышы, киләчәк язмышы. Әйе, укучы күңеленә юл сала алсак, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсак – без бәхетле!

Миңа, гадәттә, “Кая ашыгасың?” дигән сорауны еш бирәләр. Әйе, мин ашыгам. Чөнки гомер буе җыйган эш тәҗрибәмне яшь буынга тапшырасым, күрсәтәсем, аңлатасым, эш нәтиҗәләрем белән горурланасым килә. Ә алар минем үземдә дә, укучыларымда да шактый гына җыелган икән бит! Ел саен олимпиадаларда җиңүләр дисеңме; сәнгатьле сөйләү, эзләнү-тикшеренү эшләре белән район күләмендә генә түгел, республика фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулау дисеңме; иҗади эшләр буенча Русия, халыкара конкурсларда катнашу дисеңме... Укучыларым мондый чараларда һәрвакыт теләп катнаша, ә инде теләп эшләгән эш нәтиҗәле була.
Мин – Укытучы! Әгәр мин фәнемә мәхәббәт уятып, телебез, милләтебез сагында торучы, мәдәния­тебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүче балалар тәрбияли алсам, мин – бәхетле! Әгәр укучыларымның бөек эшләре турында мактау сүзләре ишетсәм, мин – бәхетле! Еллар үткәч, укучыларым, мине танып: “Исәнмесез, апа!” – дип эндәшсә, мин бәхетле. Мин – Укытучы!

Альмира КӘРИМОВА.
Ярмәкәй районы,
Иске Турай авылы.

“Мин – Укытучы!”
“Мин – Укытучы!”
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: