+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 март 2023, 20:08

Балалар һәм ата-аналар өчен форум оештырыла

8-9 апрельдә Уфаның “Торатау" конгресс-холлында "Безнең заман ата-аналары" форумы узачак. Чарада балаларны тәрбияләүгә һәм аларның талантларын үстерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Темалар ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга кызыклы булачак. Илнең әйдәп баручы белгечләре киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирәчәк.

Балалар һәм ата-аналар өчен форум оештырыла
Балалар һәм ата-аналар өчен форум оештырыла

Программа кысаларында 8 апрельдә «Ата-аналар мәгарифе көне» узачак. Шул ук көнне «Скорочтение», «Каллиграфия», «Книжный клуб», «Ментальная арифметика» мастер-класслары да булачак.

Ә 9 апрельдә «Совместное воскресенье» - ата-аналар һәм балалар өчен файдалы эшләр көне оештырылачак. Аның кысаларында өстәмә белем бирүнең әйдәп баручы оешмаларыннан мастер-класслар, шулай ук профориентация буенча эшләр планлаштырылган.

Форум кунаклары өчен Мәскәүдән, Чиләбедән, Санкт-Петербургтан, Минсктан килгән профессиональ психологлар һәм докладчылар чыгыш ясаячак:

Мәгариф системасында яңалык, мәктәп туклануы, төп дәүләт имтиханнары һәм БДИ мәсьәләләре, шулай ук җәйге ялны оештыру, профильле программалар, табиб консультацияләре һәм хәвефсезлек почмагы – болар барысы да форум программасында.

Форум 8 апрельдә, шимбә көнне - 11:00дән 18:00 сәгатькә, 9 апрельдә, якшәмбе көнне, 11:00дән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: