Мәрьям Габдрәхимова – Уфа шәһәренең В. В. Горбатко исемендәге 64нче гимназия укучысы. Үзе кечкенә булса да, ул күп кенә конкурсларда катнаша, концертларда чыгышлар ясый. Аның иҗади тәҗрибәсенә зур артистлар да көнләшерлек: кыз хәтта эстрада йолдызлары белән элемтәдә тора, һәрдаим телевизион программаларда катнаша.
Мәрьям 3 яшендә үк бию түгәрәгенә йөри башлый. Зирәклеге һәм иҗатны яратуы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне тиз үзләштерә. Бию коллективы белән ул бик күп чыгышлар ясый, хәтта телевидениегә дә аны нәкъ бию “алып килә”.
Сәләтле кыз оста биюче генә түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы да икән!
Үткән елда Уфа шәһәре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында “Башкала йолдызчыклары-2022” конкурсында икенче дәрәҗәдәге лауреат исемен яулаган.
– Шушы вакыйга аның гомерендә бик мөһим роль уйнады, җырларга ныграк ярата башлады. Ул сәхнәдә үзен судагы балык сыман тота, – дип бүлеште Мәрьямнең әнисе Маргарита ханым.
Әлеге вакытта Мәрьям Азалия Рәшитова оештырган “Син – йолдыз” вокал студиясенә йөри. Җиңүләре, иҗади бәйгеләре дә тәҗрибә арбасын тутырып кына тора. Талантлы кыз телевидениедә дә еш күренә. Ә Яңа ел кичәсендә аңа Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Айдар Галимов кебек күренекле артистлар белән бер сәхнәдә җырлау бәхете тиде.
Без аңа киләсе бәйгеләрендә дә бары тик уңышлар, яңадан-яңа үрләр телибез!
Алина САБИТОВА,
БДПУ студенты.