+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 апрель 2023, 09:00

Башкортстан Абхазия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Башкортстан делегациясенең Абхазиягә эш сәфәре вакытында максатлы кабул итү кысаларында Абхазиянең IT-тармагы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсен эшләү турында килешүгә ирешелде. Хезмәттәшлек турында килешүгә Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы һәм Сухум дәүләт колледжы җитәкчелеге кул куйдылар.

Башкортстан Абхазия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкБашкортстан Абхазия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
Башкортстан Абхазия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
"Моннан тыш, абхаз һәм башкорт телләре укытучылары арасында туган һәм дәүләт телләрен укыту методикаларын алмашу буенча уртак эш башкарылачак, Абхазия укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары үткәреләчәк. Үз чиратында, Башкортстан укытучылары Абхазия педагогларының җәйге методик мәктәбендә катнашачак”, - дип сөйләде атна саен үткәрелгән оператив киңәшмәдә тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас