+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 апрель 2023, 11:48

"Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәне укытыла башлаячак

Дөньяда булган вакыйгаларның сәбәпләрен аңларга, Русиянең киләчәге образын формалаштырырга һәм бу киләчәктә үз урынын табарга - бу очракта яшьләргә "Русия дәүләтчелеге нигезләре" махсус белем бирү курсы ярдәм итәчәк. Югары уку йортларында яңа уку елыннан ук яңа фән барлыкка киләчәк.

"Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәне укытыла башлаячак"Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәне укытыла башлаячак
"Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәне укытыла башлаячак

Белгечләр укыту-методик комплекс әзерләү белән хәзер үк шөгыльләнәләр. 27-28 мартта Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетында «Русия дәүләтчелеге нигезләре» фәнни-методик конференциясе узды. Аны Русия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм "Белем" Русия җәмгыяте ярдәмендә "Русия ДНКсы" проекты оештырды.

“Русия ДНКсы” проектының фәнни җитәкчесе Андрей Полосинның сүзләренә караганда, югары белем бирү системасының миссиясе - җәмгыятьтә белем саклау, үстерү һәм булдыру, ә конференциядә катнашучылар - иҗтимагый тормышны, дәүләтне оештыру, тулаем дөньяны үстерү турында белемнәрнең яңа моделен булдыручылар.

Бу сан буенча алтынчы очрашу, анда катнашучылар яңа белем бирү курсының эчтәлеген эшкәртә. Бу юлы конференциядә Русиянең 12 төбәгеннән якынча 130 фәнни-мәгариф учреждениесе вәкиле катнашты.

Курс быелның 1 сентябрендә үк старт ала. Тыңлаучылар - булачак гуманитар һәм техник белгечлекләр студентлары. Һәм бу күңелсез лекцияләр түгел, ә мавыктыргыч интерактив дәресләр - экскурсияләр, дискуссияләр һәм эшлекле уеннар.

УУУНиТ Хокук институты директоры, юридик фәннәр докторы Руслан Зәйнуллин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Русиядә белем бирү сәясәтенең яңа юнәлеше билгеләнде һәм бу аның тәрбия компонентының торгызылуын күрсәтә.

Хокукый традиция һәрвакыт дәүләтнең тарихына, мәдәниятенә, цивилизация үзенчәлекләренә нигезләнә. Русия дәүләтчелеге үзенең уникальлегенә ия, аны сакларга һәм яшь буынга тапшырырга кирәк. "Русия дәүләтчелеге нигезләре" дисциплинасын кертү башлангычы хәзерге шартларда вакытлы һәм әһәмиятле, - дип билгеләде Руслан Зәйнуллин.

Урыс дәүләтчелеге нигезләре курсы идеясе мәктәп укучылары өчен "Мөһим сөйләшүләр" белән тиңләшеп төзелә. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт советында 22 декабрьдә Владимир Путин рәсми рәвештә югары уку йортлары программасына "нигезләр" кертергә тәкъдим итте, ә 29 гыйнварда Мәгариф һәм фән министрлыгына 1 августка кадәр югары уку йортларының белем бирү программаларына фән әзерләргә һәм кертергә кушты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас