6-7 апрельдә Уфаның “Торатау" Конгресс-холлында “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы узачак. Аның кысаларында алты дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган, чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Дискуссия мәйданчыкларында 700гә якын кешенең катнашуы көтелә.
"Форумның дискуссия мәйданчыклары мәгариф системасын камилләштерү буенча фикер алышу өчен һөнәри берләшмә, ата-аналар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштерәчәк”, - дип белдерде республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Форумның икенче көнендә педагогик белем бирү, максатчан укыту, инклюзив белем бирү, тәрбия системасына багышланган тагын биш дискуссия мәйданчыгы эше оештырылачак. Шулай ук “Команда первых” балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен оештыру буенча муниципаль координаторларны укыту буенча стратегик сессия планлаштырылган.
Мәктәп форумы республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында пленар утырыш белән тәмамланачак, анда мәйданчыклар вәкилләре фикер алышу барышында эшләнгән тәкъдимнәрен яңгыратачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр “Мәгарифтә күтәрелеш!” 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән узды, үзенең кирәклеген исбатлады һәм масштаблы чара статусын алды. Элек үткәрелгән форумнарда мөһим карарлар кабул ителде: алар арасында - биш көнлек укыту режимына күчү, авыл мәктәпләрендә эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү, ике телле һәм полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия киңлеге булдыру («тематик шимбәләр»), диетик туклануга мохтаҗ балаларны тукландыруны оештыру, стоматология кабинетларын һәм Республика белем бирү сыйфатын бәяләү үзәген ачу һәм башкалар.
Динар Кәлимуллин фотосы.