+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 апрель 2023, 16:25

Тәрбиячеләр өчен 50 грант булдырылачак

Бу хакта “Мәгарифтә күтәрелеш!" мәктәп форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Тәрбиячеләр өчен 50 грант булдырылачак
Тәрбиячеләр өчен 50 грант булдырылачак
Бишенче республика “Мәгарифтә күтәрелеш!" мәктәп форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакның 69нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Наталья Гуленина тәкъдиме белән килеште һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен ел саен 500 мең сумлык 50 грант булдырырга тәкъдим итте.

"Республика Хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушам. Балалар бакчаларында сабыйлар белән эшләүче тәрбиячеләр бик зур эш башкара һәм аларга ярдәм итәргә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.

Элегрәк язуыбызча, “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында быел Башкортстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы узачагы билгеле булды. Ул октябрьдә "Педагог һәм остаз елы" чаралары кысаларында узачак дип планлаштырыла.

 
 
Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: