6-7 апрельдә Уфаның “Торатау “ Конгресс-холлында бишенче “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы узды һәм ул бу юлы “Педагог һәм остаз елы”на багышланды. Бу мөһим чарада 700гә якын кеше: район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасаралары, мәктәп директорлары, укытучылар, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, спикерлар катнашты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров форумның пленар утырышында агымдагы елның ил Президенты тарафыннан “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителүен ассызыклады. Аның төп бурычы – укытучыга уңайлы эше, һөнәри үсеше өчен шартлар булдыру, социаль яклануны көчәйтү.
– Без укытучы хезмәтенең абруен күтәрү өчен күп эшлибез. Беренче “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында яшь авыл укытучыларына ел саен ярдәм итү турында карар кабул иттек. Быелдан без алар өчен еллык грантлар санын 25тән 150гә кадәр арттырдык. Агымдагы елдан дәүләт һәм туган тел укытучылары өчен премияләр санын ике тапкыр – 100гә кадәр арттырачакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы быел, шулай ук, “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һәм аның кысаларында үткәрелә торган “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һөнәри конкурсларында җиңүчеләргә һәм лауреатларга премияләр булдырылуын искәртте. Ике конкурс җиңүчесе премияне – 50 мең сум, 8 лауреат 30 мең сум күләмендә алачак.
Пленар утырышта Радий Хәбиров Стәрлетамакның 69нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Наталья Гуленина тәкъдиме белән килеште һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен ел саен 500 мең сумнан 50 грант булдырырга тәкъдим итте.
“Республика Хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушам. Балалар бакчаларында сабыйлар белән эшләүче тәрбиячеләр бик зур эш башкара һәм аларга ярдәм итәргә кирәк”, — диде республика җитәкчесе.
“Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында быел Башкортстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы узачагы билгеле булды. Ул октябрьдә “Педагог һәм остаз елы” чаралары кысаларында узачак дип планлаштырыла.
Шунысы мөһим: форум кысаларында оештырылган мәйданчыкларның берсендә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре дә каралды. 2019 елдан Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылган. Алар 7,5 меңгә якын баланы урын белән тәэмин итә. Бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән 3 яшькә кадәрге 38 мең бала.
Башкортстан беренчеләрдән булып Русия Президенты программасын вакытыннан алда үтәгән – өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеген тәэмин иткән. Балалар бакчасында урыннар җитмәү проблемасын хәл итәргә уникаль проект ярдәм итүе билгеле, аның кысаларында дәүләт балалар бакчасында урын алмаган өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр шәхси оешмаларга бару өчен алты мең сумлык сертификаттан файдалана ала. Өч ел эчендә бу мөмкинлектән биш меңнән артык гаилә файдаланган. Республика тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип танылган һәм башка төбәкләргә дә таратыла. Әлеге проект Президент программасын вакытыннан алда хәл итәргә генә түгел, ә мәктәпкәчә белем бирүнең дәүләтнеке булмаган секторын үстерүгә дә җитди этәргеч бирә. Мәсәлән, бүген республикада 56 шәхси балалар бакчасы эшли, аларда 5 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — укытучыларга һәм укучыларга уңайлы шартлар булдыру. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча Президент программасы ярдәмендә безнең балалар өчен лаеклы шартлар булдырыла, дип ассызыклады республика Башлыгы форумның пленар утырышында. Узган елда республикада 63 мәктәп бинасы яңартылган. Быел программа исәбенә 4,3 миллиард сумга (федераль бюджет акчалары – 3,6 миллиард сум, республика бюджеты акчалары – 691 миллион сум) 77 мәктәп бинасы модернизацияләнәчәк.
— Гомумән алганда, программа кысаларында 140 мәктәп бинасын, беренче чиратта авыл мәктәпләрен ремонтлыйбыз. Бу максатларга ике ел эчендә 7,8 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше актив дәвам итә. Шул ук вакытта республика бу мәсьәләдә дәүләт-шәхси партнерлык механизмын да куллана. Форумда республика Башлыгы 8 мең урынлык 7 мәктәп бинасы төзү буенча биш концессия килешүе төзелүен билгеләп үтте.
Билгеле булуынча, быел 1200 урынга исәпләнгән ике мәктәп һәм Кузнецов затоны бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Шулай ук 1798 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Быел республикада 400 урынга ике балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
Билгеле булуынча, Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш!” беренче мәктәп форумында 800дән артык укучы белем алучы республика мәктәпләрендә стоматология кабинетларын ачу башлангычы белән чыкты. Бишенче мәктәп форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы, шулай ук, иң мөһим өстенлек — балалар сәламәтлеге, дип белдерде. Мәктәпләрдә 214 стоматология кабинеты эшли, шуларның 80е “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында ачылган.
— Быел без тагын 30 кабинет ачачакбыз. Уку елында 100 меңнән артык укучы һәм 4 меңгә якын педагог тикшерелгән. 30 мең укучы дәвалану алган. Без шулай ук иске стоматология кабинетларын ремонтлауны планлаштырабыз, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы мәгариф һәм фән министрына сәламәтлек саклау министры белән берлектә укытучылар өчен уңайлы диспансерлаштыру механизмын уйларга кушты.
— Безнең укытучыларның иң яхшы табиблар тарафыннан тикшерелергә мөмкинлеге булырга тиеш. Күчмә бригадалар оештырырга мөмкин. Укытучыларның сәламәтлеге дә беренче планга куелырга тиеш, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе, шулай ук, Республика офтальмология үзәкләренең мөмкинлекләрен мәктәп укучыларын тикшерү өчен активрак кулланырга кушты.
Форум кысаларында оештырылган дискуссия мәйданчыкларында чарада катнашучылар республика мәгарифе үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Алар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр кертү, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә итү, педагогик белем бирү, максатлы укыту, бердәм инклюзив белем бирү, “Беренчеләр командасы — стратегик сессияләре” тәрбия системасына багышланды.
Форум кысаларында оештырылган төп мәйданчыкларның берсе мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының кадрлар белән тәэмин ителүенә багышланды. Проблеманы хәл итү юлларының берсе — мәктәпләрдә психологик-педагогик сыйныфлар оештыру. Утырыш барышында катнашучылар Белоруссия тәҗрибәсен карады һәм үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
Чарада республиканың һәм Минск шәһәренең педагогия колледжлары белән хезмәттәшлек итүче педагогика сыйныфлары булган мәктәп җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, педагогия колледжлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары катнашты.
— “Мәгарифтә күтәрелеш!” — үз традицияләре булган яхшы форум, бу юлы юбилей, бишенче тапкыр уза. Бу педагогларның, ата-аналарның турыдан-туры диалогы, педагогик җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу һәм республика җитәкчелеге дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне шунда ук хәл итү. Мөһим мәсьәләләрнең берсе — мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының кадрлар белән тәэмин ителеше, укытучылар дефициты бар. Моңа Русия Хөкүмәте игътибар итте һәм узган елда педагогик кадрларны үстерү концепциясе кабул ителде. Һәм бу концепциянең бер баганасы психологик-педагогик сыйныфлар булдыру булды, — диде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.
Минск шәһәренең 20нче гимназиясе директоры Наталья Дереклееваның чыгыш ясавы тәҗрибә алышу өчен кызыклы һәм файдалы булды. Белорус уку йортында булачак педагогларны тәрбияләүнең тулы системасы төзелгән. Наталья Ивановна педагогик сыйныфларны бөтен белем бирү һәм тәрбия системасының үзәге дип атады.
Урта һөнәри белемле квалификацияле педагогик кадрлар әзерләүне Башкортстанда 1 югары белем бирү мәгариф оешмасы һәм 12 һөнәри белем бирү оешмасы башкара, алар арасында: 6 педагогия колледжы, 6 күппрофильле белем бирү оешмасы.
“Мәгарифтә күтәрелеш” форумына һәр педагог үз идеяләре белән генә түгел, башкаларның да тәҗрибәсен, фикерләрен ишетергә килде. Аларның һәркайсы, дискуссия мәйданчыкларында катнашып, яңалыклар белән танышты, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләде.
— Мәгариф форумы – педагоглар өчен бик кирәкле чара. Без бу форумнан вакытында хәл ителәчәк үзгәрешләр, яңалыклар көтәбез. Яңа уку елына юнәлеш бирелүе, норматив документлар кабул ителүе дә безнең өчен бик мөһим. Биредә гади укытучыдан алып, төрле өлкәдәге җитәкчеләргә кадәр катнаша, алар үз фикерләрен белдерә, тәкъдимнәрен кертә. Болар барысы да мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә уңай йогынты ясый, — дип фикерләре белән бүлеште Стәрлетамак районы мәгариф бүлегенең методик кабинеты җитәкчесе Миләүшә Туктарова.
Билгеле булуынча, беренче республика “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумы 2019 елда Радий Хәбиров башлангычы белән узды. Төбәк җитәкчесе форум мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып торуы турында берничә тапкыр ассызыклады.
“Әгәр дә без алга омтылмасак, бер урында таптаначакбыз. Безнең республика көндәшлек көрәшендә Евразия фәнни-мәгариф үзәге булдыру, югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзү хокукына ия булды. Бу, һичшиксез, мәктәпләрне үзенә җәлеп итәр дип ышанам. Әмма моның өчен безгә заманча булырга, даими камилләшергә кирәк”, — дип билгеләде форумнарның берсендә республика җитәкчесе.
Динар Кәлимуллин фотосы.