+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 апрель 2023, 17:38

Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды

Урал аръягы агросәнәгать колледжында былтыр республика ярдәме белән уку корпусына һәм остаханәләргә капиталь ремонт ясалган иде.

Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булдыРадий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды

Ремонтка төбәк бюджетыннан 56,5 миллион сум акча юнәлтелде. Колледж директоры Илдус Зәйнуллин сүзләренчә, төзүчеләр уку корпусы фасадын һәм керү төркемен, шул исәптән фойе, коридорлар һәм аудиторияләрне, ашханә, актлар һәм спорт залларын яңарткан. Моннан тыш, уку-җитештерү остаханәләренең түбәсе һәм электр яктыртуы алыштырылган.

Республика Башлыгы колледж биналарын карады. Уку йортының 3 филиалы бар: Баймак районының Авыргазы авылында, шулай ук Әбҗәлил һәм Бөрҗән районнарында. Белем бирү учреждениесендә барлыгы меңгә якын студент белем ала.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына яшь буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләләрендә хәрби хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен активрак кулланырга кушты. Укучылар һәм тегү эшенә өйрәтү осталары белән аралашканда Радий Хәбиров бу һөнәрнең бик кирәкле булуын билгеләп үтте.

Республика Башлыгы колледжның тулай торагында да булды. Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы елның 1 сентябренә кадәр бинаны ремонтларга кушты.

- Бу студентлар үз куллары белән безнең байлыкларыбызны булдыра. Без алар өчен яхшы уку һәм яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә без Урал аръягы агросәнәгать колледжының тулай торагын ремонтлау турында карар кабул иттек, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Радий Хәбиров Урал аръягы агросәнәгать колледжында булды
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас