Күрү сәләте бозылган һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен тактиль китаплар төзү буенча иң яхшы практикаларны ачыклау максатыннан “Бергә укыйбыз. Балаларга — тактиль китаплар” республика конкурсы уздырыла.
Конкурста катнашу өчен балаларны укыту һәм тәрбияләү белән бәйле китапханәләр һәм учреждениеләр белгечләре; иҗади берләшмәләр; инициатив төркемнәр һәм физик затлар чакырыла.
Конкурс агымдагы елның 20 апреленнән 26 маена кадәр үткәрелә.
Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 26-28 майда Уфада “Китап-бәйрәм” китап ярминкәсе кысаларында узачак
.
Конкурсны Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Республика сукырлар өчен махсус китапханә оештыра.
Фото: culture.bashkortostan.ru