+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 апрель 2023, 14:05

Укучылар Уфаның матур урыннарын күрде

Башкортстанда агымдагы елда “Мәктәп туризмы” программасы буенча беренче сәяхәт оештырылды.

Укучылар Уфаның матур урыннарын күрдеУкучылар Уфаның матур урыннарын күрде
Укучылар Уфаның матур урыннарын күрде
Беренче сәяхәткә Уфага экскурсиягә Стәрлетамак районыннан 45 укучы килде. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Укучылар өчен Уфа һәм Башкортстан тарихына, республиканы данлаган танылган кешеләргә багышланган махсус тарихи-патриотик маршрут әзерләнде. Сәяхәт Совет мәйданыннан һәм легендар генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленнән башланды", — дип яза Радий Хәбиров.

Узган елда Башкортстан «Мәктәп туризмы» федераль программасының пилот төбәге булды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шуңа күрә агымдагы елда республика әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен күбрәк акча — 188,7 миллион сум алды, республика бюджеты да проектны 75,5 миллион сум күләмендә финанслады. Балалар өчен сәяхәт бушлай. Ел ахырына кадәр 5-9нчы сыйныфларда укучы 38 мең бала төбәк буйлап сәяхәткә чыга алачак.

"Безнең республика зур, кызыклы тарихы һәм архитектура һәйкәлләре, табигате бай һәм төрле, таулар, далалар һәм урманнар бар. Ләкин барлык ата-аналар да балаларын алып, сәяхәткә чыга алмый. Мәсәлән, Хәйбулла районыннан Белоретка, яки Балакатай районыннан Уфага. "Мәктәп туризмы" шундый мөмкинлек бирә. Туклану, яшәү, экскурсияләр, осталык дәресләре — сәяхәткә кергән һәрнәрсә ата-аналар өчен бушлай. Бу - безнең балаларга туган төбәкне яхшырак белергә ярдәм итә торган искиткеч проект”, — ди Башкортстан Башлыгы.

 
 
Фото: соцсети Радия Хабирова

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас