+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 апрель 2023, 15:10

Яңа мәктәптә 800дән артык бала белем алачак

Уфа районының Булгаково авылында 825 урынга исәпләнгән яңа «Взлетай» мәктәбе ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов, төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, шулай ук район хакимияте вәкилләре, төзүчеләр, укытучылар, балалар һәм ата-аналар катнашты.

Яңа мәктәптә 800дән артык бала белем алачакЯңа мәктәптә 800дән артык бала белем алачак
Яңа мәктәптә 800дән артык бала белем алачак

Айбулат Хаҗин сүзләренчә, мәктәп заманча уку кабинетлары, шулай ук ашханә, спорт, актлар һәм гимнастика заллары, китапханә, тавыш яздыру студиясе, телестудия, радиоэлектроника кабинетлары, планетарий, уен һәм түгәрәкләр өчен бүлмәләр белән җиһазландырылган.

Мәктәп территориясендә заманча физкультура-спорт зонасы булдырылган, анда волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, футбол кыры, йөгерү юллары, спорт тренажерлары, шулай ук озынлыкка һәм биеклеккә сикерү мәйданчыклары бар.

"Безнең балаларга монда уку, ә студентларга практика узарга уңайлы булыр дип ышанам. Мәктәп коллективына уңышлар, яңа җиңүләр һәм талантлы укучылар телим", - дип язган төбәкнең мәгариф һәм фән министры социаль челтәрләрдә.

Ачылу көненнән мәктәптә 118 беренче сыйныф укучысы укый башлады. Ә 1 сентябрьдән барлык сыйныфларда Яңа Булгаково бистәсендә һәм якындагы торак пунктларда яшәүче балалар укый башлаячак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас