+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәгариф
19 апрель 2023, 08:25
Диктантны кайда һәм ничек язарга?
Башкорт теле буенча халыкара диктант онлайн һәм оффлайн форматларда узачак.
Диктантны кайда һәм ничек язарга?
Башкорт теле буенча төбәк диктанты 2015 елдан бирле үткәрелә. Халыкара статусны акция 2019 елда алды, ул вакытта катнашучылар саны - 69 687 кеше иде, 2020 елда — 305 600, 2021 елда —321 782 катнашучы, былтыр 334 523 кеше тәшкил итте.
2020 елдан башлап “Башкорт теле буенча халыкара диктант” Халыкара белем бирү акциясе “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Акциядә оффлайн-режимда катнашырга теләүчеләр өчен Уфа Фән һәм технологияләр университетында, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында, Башкортстан Республикасы Милли музеенда һәм Арт-Квадрат арт-киңлегендә ишекләр ачык.
Һәр ел саен диктантны республиканың танылган сәясәтчеләре, артистлары һәм җәмәгатьчелек фикере лидерлары укый. Быел башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2023” төбәкара конкурсының “Педагогик перспектива” номинациясендә җиңүче Ильяс Сагынбәк, башкорт телен ирекле белүчеләр өчен Башкортстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлары советы рәисе, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы катнашучылар өчен Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов укыячак.
20 апрельдә Уфа вакыты буенча 11:00 сәгатьтә “БСТ” телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, телеграм-каналда диктант укуның туры трансляциясе башланачак:
- 11:00 сәгатьтән 11:25 сәгатькә кадәр — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен;
- 11:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр — башкорт телен ирекле белүче катнашучылар өчен;
– 12.05 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы катнашучылар өчен.
Акциянең һәр катнашучысы диктантны өйдә мөстәкыйль язу мөмкинлегенә ия. Соңыннан диктант язган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм 24 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр bashdictant2022@mail.ru электрон почтага, яки телеграм-ботка
https://t.me/bash_dictant_bot
җибәрергә кирәк булачак.
Онлайн-режимда язу мөмкинлеге булмаган очракта, туры эфирның видеосы рәсми сайтта 23 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр (Уфа вакыты белән) булачак. Теләүчеләр кабатлап күрсәтелгән эфирны карап, диктант яза һәм эшләрне кабул итү тәмамланганчы нәтиҗәләрне җибәрә ала.
Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә
https://bashdictant.ru/
. сайтында урнаштырылачак.
Хештеглар:
#башҡорттелендәдиктант
#башдиктант/#башдиктант2023
#диктантпобашкирскомуязыку
#башҡортсадиктантяҙам
Фото: Башинформ
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"