+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2023, 03:15

340 меңнән артык кеше диктант язды

Башкорт теленнән халыкара диктант узды.

340 меңнән артык кеше диктант язды340 меңнән артык кеше диктант язды
340 меңнән артык кеше диктант язды
Башкорт теленнән халыкара диктант язуда республикабызның барлык район-шәһәрләе, Русиянең бик күп төбәкләре һәм дөнья буйлап төрле илләр катнашты. Эшләр агымдагы елның 23 апреленә кадәр кабул ителде.

Быел диктантны барлыгы 340 333 кеше язды. Шуларның 127 350се — башлангыч, 142 858се — ирекле аралашу дәрәҗәсендә һәм 70 125е төньяк-көнбатыш диалектында.Чагыштыру өчен, узган елда диктантны башлангыч дәрәҗәдә — 125 179, ирекле аралашу дәрәҗәсендә — 140 019 һәм төньяк-көнбатыш диалектта 69 325 кеше язган.

Елдагыча диктантның һәр катнашучысына электрон сертификатлар тапшырыла. Алар бер ай эчендә электрон почтага яки телеграмма-бот аша җибәрелә. Әгәр агымдагы елның 23 маена кадәр катнашу турында сертификат килмәсә, 7 (347) 246-58-24 телефоны буенча мөрәжәгать итәргә мөмкин.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас