Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау 22 яки 23 майда булачак, чыгарылыш кичәләре быел 23 яисә 24 июньдә узачак. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башкортстанда бу мәктәп бәйрәмнәре 15 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы өчен узачак.
Чаралар ковидка каршы чикләүләрсез оештырылачак.