+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Май 2023, 14:39

Кампуста яңа медицина препаратлары җитештереләчәк

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) югары уку йортлары арасында кампус төзү буенча эш алып барыла. Проектның беренче этабы быел тәмамланыр дип көтелә. Кампусның икенче чираты 2025 ел ахырына кадәр тапшырылачак.

Кампуста яңа медицина препаратлары җитештереләчәкКампуста яңа медицина препаратлары җитештереләчәк
Кампуста яңа медицина препаратлары җитештереләчәк

IQ-парк территориясендә Евразия НОЦ - Уфа Фән һәм технологияләр, Башкорт дәүләт медицина, Уфа дәүләт нефть техник университетларының тематик зоналары һәм лабораторияләре урнашачак.

IQ-паркның 4 һәм 5 катларын медицина югары уку йорты биналары алачак. БДМУ җитәкчелеге монда "Фарма-үзәк" һәм "Биоинженерия үзәге" урнаштырырга планлаштыра. Яңа структураларның "башлангычы" алдынгы медицина технологияләре лабораторияләрен тәшкил итәчәк.

«Фарма-үзәк» төп бурычларның берсен хәл итү өчен эшләячәк: алар - үзебездә актив фармацевтика субстанцияләрен эзләү, аларның клиникага кадәр тикшеренүләр өчен эшләнмәләре һәм фармакопей стандарт үрнәкләр әзерләү. Гади тел белән әйткәндә, «Фарма-үзәктә» яңа ысуллар ярдәмендә яңа фармацевтика препаратларын эзләү юнәлеше гамәлгә ашырылачак, - дип сөйләде БДМУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Искәндәр Әхәтов.

Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре - психотроп, йөрәк-кан тамырлары, кардио- һәм нейпротектор активлыкка ия яңа матдәләр синтезы. Лидерлар лабораториясендә табылган кушылмалар нигезендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, депрессияләрне, баш мие кан әйләнеше бозылуны һәм гемостаз системасын дәвалау өчен оригиналь Русия дару чаралары булдырылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас