Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә үткәргән атналык оператив киңәшмәдә мәктәп укучыларын аттестацияләүгә әзерлек турында да фикер алыштылар.
Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, агымдагы елда республикада бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 11нче сыйныфны тәмамлаучы 16 183 укучы тапшырачак. Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) тугызынчы сыйныфның 48 262 укучысы теркәлгән. Республикада БДИ — 26 майдан 1 июльгә, төп дәүләт имтиханы 24 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру башланды һәм ул штат режимында уза.
— Унберенче сыйныф укучылары урыс теле һәм математика буенча БДИны мәҗбүри тапшырачак. Сайлау буенча профильле математика, информатика һәм җәмгыять белеме иң популяр фәннәр рәтендә. Традицион рәвештә биология, физика, химия, тарих белән кызыксыну сакланып калды, – дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин. — Тугызынчы сыйныф укучылары аттестат алу өчен урыс телен, математиканы һәм ике фәнне сайлап тапшырачак.
Министр, дәүләт йомгаклау аттестациясенең аерым шартлары Русиянең яңа төбәкләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган, дип белдерде. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан Башкортстанга килгән 11нче сыйныфның өч укучысы һәм җиде тугызынчы сыйныф укучысы урта белем турында аттестатларны имтиханнарсыз алачак.
БДИ үткәрү өчен Башкортстанда — 157, төп дәүләт имтиханы өчен 391 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Республикада имтиханнар барышын 100 эш урынына исәпләнгән өч Ситуацион үзәк контрольдә тотачак. Моннан тыш, 300дән артык җәмәгать онлайн-күзәтүчеләрен укытканнар. Аккредитацияне шулай ук 1,5 меңгә якын аудитор күзәтүчесе узачак.
17 майда урыс һәм инглиз телләре һәм информатика буенча БДИ механизмының соңгы федераль тесты узачак. Республикада имтиханнарга әзерлек буенча өч тренировка чарасы үткәрелде. Ә республиканың иң яхшы югары уку йортлары һәм мәктәпләре укытучылары дүртенче ел рәттән “тере” аралашу һәм типик хаталарны тикшерү форматында барлык уку фәннәре буенча бушлай онлайн-консультацияләр үткәрде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Укучыларыбызга имтиханнарда уңышлар телибез, — диде Радий Хәбиров. — Бердәм дәүләт имтиханын оештыру буенча республика тотрыклы рәвештә “яшел зона”га керә, һәм бу планканы тотарга кирәк. Шулай ук республика вузларында белем бирү сыйфатын планлы рәвештә арттырырга, башка төбәкләрдән абитуриентларны җәлеп итәргә кирәк.
Фото: glavarb.ru